Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Терел , әни, тизрәк!”- балалары Әлфия Хисамиеваны тизрәк савыгып кайтуын көтәләр

“Ашыгыч ярдәм” фельдшеры буларак меңләгән кешегә ярдәм күрсәткән райондашыбыз, өч бала анасы Әлфия Хисамиева бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Мәкерле авыру аны көтмәгәндә яртылаш хәрәкәтсез калдыра, бүген Әлфия инвалид коляскасында хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Иң яманы - авыру чигенергә теләми, кискенләшә генә бара...

Чирнең беренче билгеләре 2015 елда барлыкка килә, Әлфия “Ашыгыч ярдәм” машинасына куллары белән ярдәм итмичә күтәрелә алмый башлый. Соңрак атлап йөрү дә авырлаша. Күп тапкырлар Казан табиблары күзәтүе астында булып, дәвалану курслары алу да, гормональ препаратлар кабул итү дә булышмый. Чир артка чигенми, Әлфиянең аякларындагы егәр киресенчә көннән-көн кими. 2019 елда ул Мәскәү табибларына күренә, аңа "Хәрәкәтләндерүче нейрон чире" диагнозы куела. Бүгенге көндә Әлфия инвалид коляскасында утыра, инде куллары да егәрен югалта бара, буйсынмыйлар. Безнең ил медицинасы әлеге чир каршында көчсез. Шуңа күрә Әлфиягә чит ил табибларына гына өмет итәргә кала. Хәзер Әлфия ире Фидаил белән Төркиянең Аджибадем Таксим хастаханәсендә тикшерү уза, табиблар кичекмәстән дәвалану кирәклегенә басым ясыйлар. Без дә Хисамиевлар белән телефон аша элемтәгә керә алдык. Тормыш иптәше Фидаил менә нәрсәләр сөйләде: ”Без монда тикшерүләрне узып бетердек, кызганычка каршы, Россиядә куйган диагноз, расланды.

Дәвалыйбыз да диләр. Безгә авыруның көчәюен киметә торган Radicava препаратын тәкъдим итәләр, аны ике атналык курслар белән алырга кирәк булачак. Ике атна аласы, ике атна ял итәсе. Бу ике атналык курс өчен 400 мең сумлык препарат кирәк һәм клиникада 1 көн ятуның бәясе - 1 мең доллар, ягъни безнең акча белән бер көне 120 мең тирәсе була. Шушы ике атналык курска чама белән 2 млн.100 сум акча кирәк һәм шушы курсны 6 мәртәбә үтәсе. Ярты елга бара торган процесс була инде бу. Бик зур суммалар, моны күтәрергә безнең генә көч җитми. Даруын гына сатып алып, Россиядә куллана торган итеп тә булмый, чөнки бу препарат бездә теркәлмәгән. Бездә чит ил клиникаларның филиаллары бар, бу даруларны шулар аркылы алдырып булмас микән дигән өмет бар. Чөнки ике атна саен Төркиягә барып булмый, бу юлы да зур мәшәкатьләр белән килеп җиттек. Әлегә 1 елга җитәрлек релутек дигән дару алдык, шуны куллана башладык. Әлфия физиодәвалану курслары да ала. Аның белән инструкторлар эшлиләр, төрле күнегүләр ясаталар.

2 апрельгә кайтырга дип билетлар алдык. Безнең өчен борчылган, хәлебезне белешеп торган һәм финанс яктан ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә, оешмаларга зур рәхмәт Өметебезне өзмибез, күңелебезне төшермибез, Ходай ярдәменнән ташламасын”

Әлфия белән Фидаилне өйдә зур түземсезлек белән өч баласы көтә. Олы кызлары Азалиягә - 17, уллары Азаматка - 11, төпчекләре Сылуга нибары 6 яшь. Әлегә аларны әби-бабалары карап тора. “Дөньяда изге күңелле, чит кешенең кайгысын аңлап, хәлгә керүче кешеләр барлыгына һәм туганыбызның хәле яхшырачагына өмет итәбез, балалары да әниләре исәнлеге өчен көн саен дога кыла һәм аның хәлен яхшыртыр өчен тиенләп акча җыя. Алар әле бик кечкенә. Әни назы, әни җылысы шулкадәр кирәк чак. Әмма әниләренең җылы кочагында иркәләнер урынга алар өйдәге хуҗалыкны алып барырга, әти-әниләренең терәге булып, аларга көч биреп торырга мәҗбүр. Балалар бу сынауларга түзәр, әмма әнисез тормышка түзүе бик авыр бит”- дип мөрәҗәгать итәләр якыннары социаль челтәрләрдә.

Хөрмәтле райондашлар, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр, кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр, Әлфия Хисамиевага бүген безнең ярдәм кирәк! Мөмкинлегебездән чыгып аның тизрәк савыгып, аякка басуына безнең дә өлеш керсен иде. Сәдаканың олысы кечесе юк. Бу дөньяда бер изгелек тә эзсез калмый. Чын күңелдән биргән сәдакагыз бәлки сезне дә ниндидер бәладән, сынаулардан саклап калыр. Битараф калмыйк!

РЕКВИЗИТЛАР:

Сбербанк: 4279 3806 3738 1106 (Хисамиев Фидаиль Фагемутдинович – Әлфиянең ире)

АкБарс Банк: 2200 5301 8402 2309 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)

АкБарс Банк: +7 908 349 04 10 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)

Сбербанк: +79083439068 (Хисамиев Фидаиль Фагемутдинович)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев