Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Ту-160 «Белый лебедь» очкычын ясаган мәшһүр авиаконструктор Валентин Близнюк вафат

Татарстан Президенты авиаконструкторның хатынына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Ту-160 «Белый лебедь» очкычын ясаган мәшһүр совет авиаконструкторы Валентин Близнюк 91 яшендә вафат булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авиаконструкторның хатыны Людмилага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы – авиация сәнәгате өлкәсендә ныклы традицияләре булган төбәк. Без Казан авиация заводында легендар Ту-160 очкычлары төзелүе белән хаклы рәвештә горурланабыз», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасында.

Ул билгеләп үткәнчә, авиаконструкторның бакый дөньяга күчүе – аның гаиләсе өчен дә, бөтен илебез өчен дә гаять зур югалту. «Ихлас күңелдән әйтелгән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итеп алыгыз. Бу кайгылы көннәрдә Сезгә көч һәм ныклык теләп калам», - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X