Туган туфрак җылысы кайтарган
Адәм баласын җыясы ризыгы, эчәсе суы йөртә диләр бит. Сабада яшәүче Рузия апа Хөсәенова да тормышының иң матур, чәчәк аткан чорын ерак Казахстан төбәгендә үткәрә. Олыгайган көнендә кире туган якларына кайтып урнашкач, бәхетле көннәрем әле алда булган икән дигән фикергә килә...
Тумышы белән Чәбки Саба авылыннан Рузия апа. Әтисе Солтангәрәй белән әнисе Маһинур гаиләсендә өч бала үсәләр алар. Сугыш башлангач, әти кеше тагын 4 бертуганы белән беренчеләрдән булып фронтка алына. ”Ач- ялангач итмичә үстерде безне әни. Ул бик оста тегүче иде, текте, сүтте, ямады, ялгады, кыш көне аягыбызда итек, өстебездә пәлтә булды. Сыердан, сарыктан аерылмадык, кешеләргә дә өлеш чыгардык. Безгә Сабадан, Сатыштан, Бигәнәйдән, Мамалайдан, Юлбаттан кием тектерергә дип киләләр иде, колхоз эшеннән кайткач, әни төне буе җырлый- җырлый тегәр иде. Әтисезлек кенә бәгырьне телгәләде. Бервакыт балалар белән су коенганда берәү “Сәвиянең атасы кайткан” дип кычкырды. Без балалар белән җыелышып “ата кеше” күрергә киттек. Барып керсәк, мәрхүм Сәвиянең әтисе агач “кулы”на кара перчатка киеп куйган, моны күргәч, безнең кот алынды. Әнисе Шәмсия апа гына тынычландырды. Безгә түгәрәк ипине телемләп кисте дә, өстенә су тамызып, писүк сипте, без аны баллы тоз дип уйладык инде. Юл буе әз - әзләп кенә капкалап кайттым. Кайтып җиткәнче ашап бетергәнем бит. Акырып елап кайтып кергәнемне хәтерлим әнигә калмады дип... Гомерем буе исемнән чыкмый бу вакыйга. Сугыштан соң бигрәк тә авыр булды, диләр иде әниләр. Нишләп авыр булды соң, дип сорый идем. “Кызым, сугыш вакытында барыбыз да бертөсле идек, сугыштан ирләре кайткан хатыннар бездән аерылдылар, ап-ак алъяпкычлар бәйләп ирләренең атларына утырып эшкә баралар, без җәяү атлыйбыз, үлән күтәреп кайтабыз, менә авырлык шул булды”,- дия иде. Әтиләре сугыштан кайтмый Рузия апаларның. Әниләре балаларын берүзе аякка бастыра. 1960 еллар башында авылдан берничә гаилә Казахстан якларына барып урнашырга карар кыла. Чәбки Сабадан 12ләп, Шытсудан тагын берничә гаилә авылны калдырып бәхетен читтән эзләргә чыгып китә. Рузия апа да армиядән көтеп алган егете Илмат белән кавышып, сәфәрчеләргә иярәләр. Казахстанда тормышлары җайлы гына башланып китә. Илмат абый шахтада эшли, Рузия апа бер-бер артлы туган балалары Илфия белән Илдусны тәрбияли. “Бик яхшы яшәдек, бездә шахталар булгач, “Московское обеспечение” иде, кибетләр шыплап тулган. Туганнарга посылкалар сала идек дефицит товар белән. Татарлар, урыслар, казахлар, яһүдләр бик дус-тату яшәдек. Бәйрәмнәрне дә бергә үткәрә идек”- дип искә ала Рузия апа. Әмма 90 еллар башындагы сәяси болганышлар бу якларга да килеп җитә. Гөрләтеп эшләп торган шахталар ябыла, ябылу гына түгел, җир белән тигезләшә, кибеттә товарлар бетә, газ өзелә. Ул чакларны хәзер дә куркыныч төш кебек искә ала Рузия апа. Өстәвенә тормыш терәге булган Илмат абый да каты авырудан дөнья куя. Шәһәрдә мородерлык, урлашу чәчәк ата. Өйләр ягылмый, мунча юк, кешеләр бетли,чирли башлый. Тормыш итү көннән-көн авырлаша. Озак уйланганнан соң, Рузия апа гаиләсе белән кире туган якларына кайтырга карар кыла. Башта улы Илдус Казанга кайтып урнаша. Аннары “Ашыгыч ярдәм”дә эшләүче кызы Илфия яшәр өчен торак, эш урыны белешергә дип Саба якларына юл ала. Балалар консультациясенең табибларга кытлык кичергән чорына туры килә, эшкә “биш куллап” алабыз дип каршы алалар үзен, торагы да табыла. Шулай итеп, Рузия апаны 37 ел элек калдырып киткән туган төбәге, туган туфрак җылысы кире чакырып кайтара.”Башта 2 ел буе бәхетемнән айный алмыйча йөрдем. Казахстанда дип уянып китәм, Сабада икәнемне белгәч, шатлыгымнан күңелем тула иде. Көн саен диярлек туган авылыма кайтып килә идем. Анда безнең нигез, туганнар... Туганнарыма, гомумән, бик рәхмәтле мин. Без бернәрсәсез диярлек кайтып егылдык Сабага. Казахстандагы фатирыбызны да сата алмадык. Гаражыбыз бар иде һәм кечкенә генә дача сыман йортыбыз, шуларга гына ия табылды. Җыелган соңгы акчабызга Сабада йорт сатып алдык. Туганнардан кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итте»,- ди Рузия апа. Бу көннәрдә 80 яшен түгәрәкләгән Рузия апага да әнисе Маһинурның тырышлыгы күчкәндер, кул эшләрен ярата, аш-суга бик оста, бакчачылык белән шөгыльләнә. Ел саен Рамазан аенда “бишбармак” пешереп ураза тотучы кардәшләрен сыйлый. ”Кая барсам да Аллаһы Тәгалә юлны ачты, бер ишеккә ике кабат кергәнем булмады, барысы да уң килде. Көн саен бүгенге бәхетле көннәрем өчен Раббыма чиксез шөкерләр кылам”,- ди ул эчкерсез елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев