Үлгән көнендә дә җиде баласы исәнлегенә җиде дисбе тартып калырга өлгергән иде ялгыз ана
Язмышлар адәм баласын кайларда гына йөртми дә, ниләр генә күрсәтми. Бер шатлыгы белән кул җитмәслек күкләрне әйләндерә, икенче вакытта исә иңнәреңә күтәрә алмаслык кайгы- сагышына сала. Бигайбә, кемлегеңне дә сорап тормый, нинди байлыгың бар, аңа да карамый!
Балалары булып та, картлар йортларында, сырхауханәләрдә көн күрмәк аналар, аталар юк дисезме, ялгышмагыз, бар алар?! Хәтеремдә картлар йортында тәрбияләнүче шундый ак яулыклы бер әбинең язмышы хәтергә уелып калган. Әлеге ана ире белән җиде балага җан биргән, тәрбия кылган, бер улларыннан кала барысын башлы-күзле итүгә ирешкәннәр. Югыйсә, үстергәннәренең игелеген тоеп матур итеп яшисе генә калган кебек. Төп нигездә парлап яшәп калган гаиләнең ишеген кайгы шакый: бабай дигәнебез мәңгелеккә күзен йома. Менә шуннан башлана инде әбиебезнең ялгызлык газаплары. Байлык бүлешергә атап кайткан балалар якага яка килешеп талашканнан соң, төп йортка эз- сукмакны суыта төшәләр. Әби язмыш белән бергә-бер калганын көннән-көн ешрак сизә башлый. Алдан күршеләре, соңрак авылдашлары хозурына дучар була карчык. Догалы ак әбине беркөнне картлар йортына озатырга мәҗбүр булалар. “Иртә тудымы тәрәзәдән балаларын көтте ана, балалар бит, һәр кичне алар исәнлеген сорап догалар укыды. Үлгән көнендә дә җиде баласы исәнлегенә җиде дисбе тартып калырга өлгергән иде”, — диеп күз яшьләрендә искә алганнарын хәтерлим янәшәдәгеләрнең. Шушы хәлне күзаллаган мәлдә композитор Расил Әхәтов белән “Картлар йортында” дигән сагышлы җыр да иҗат иттек әле. Пәйгамбәребез Мөхәммәт хәдисләрендә: оҗмах аналарның аягы астында диеп әйтелә. Ни әйтсәң дә, баласына җан иңдергән, тормыш бүләк иткән бөек зат бит ул ана кеше. Ак әбинең, бу ананың балалары җан газабы кичерми калмаганнардыр, әле дә үкенечләрдә сызланалардыр диеп фаразлыйм, иманым камил. Сүз уңаеннан әйтим әле, аның бүлмәдәшенең язмышы да кызганыч тәмамланган булып чыкты. Ир күрмәгән, баласы булмаган карчыкны туганнары үзләре янына алып кайтканнар. Яхшылыклары алдан ук тирән мәкергә төренгән булган икән шул. Ике ел чамасы үтте микән, әбине шәһәрдәге ике бүлмәле фатирын сатарга үгетлиләр. Вакытлар үтү белән тиктомалдан гына үпкә катыш әр сүзләре ишетә башлый ул. Шундый олы гаугаларның соңгысыннан соң ялгыз карчык картлар йортына килеп эләгә.
Ак әби дигәннән, Казанга туганнарга килү юлындагы кибет ишек төбендә торучы матур киенгән татар әбиен еш очрата идем. Әби ишек төбендә хәер сорашып тора. Һәр килүемдә әбинең кулына сәдака салмыйча узмый идем. Көннәрдән-бер көнне кызыксына төшеп, ашарыма җитми дигәч, якыннанрак танышу максатыннан да әбине үзем белән кибеткә дәштем. Тик ул тәкъдимне кире какты, аңа акча гына кирәклеген аңладым. Бу юлы хәеремне мулданрак биреп карадым, бәлкем, әби өенә юл алыр. Берничә сәгатьләр узганнан соң кайтырга чыкканда да әби “үз постында” иде әле. Ни кызганыч, димәк бу урын аның кәсеп ноктасына әйләнгән инде. Светофор тукталышларында хәер сорашучы инвалидлар да еш кына кызгану хисе уята. Тик ишетә-белүемчә аларның гариплегеннән кайсыдыр ки оятсыз бәндәләр файдалана. “Кызганыч адәм” ярлыгын таккан мондый җаннарга минем фикерем башкачарак. Сүземне нигезләргә талпынып карыйм: ике аяксыз калып станок, компьютер артында утыручыларны, сукыр килеш массаж ясаучыларны, кулсыз килеш теше, аяк бармаклары ярдәмендә иҗат итүче рәссам, шагыйрьләрне аз беләбезме?! Армия сафларында хезмәт иткәндә казарма җимерелеп аяксыз калган Башкортстан егетен бүгенге көндә кемнәр генә белми. Үткәннәренә күз салып бакканда, аның язмышы аяныч булса да, яшәү гамәлләре күпләргә үрнәк. Бүгенге көндә гаиләсендә ике бала үстерүче, спорттагы казанышлары белән дөньяны шаккатырган, Эльбрус тавына күтәрелеп Гиннессның рекордлар китабына керә алган бу егетне язмыш каһарманы дими, кем дисең!
Моннан дистә еллар элек бетүгә дучар ителгән бер авылда ялгыз сукыр карт яшәде. Эре мал, сыер тотты, сыерларын үзе үк сауды әле. Ике фляга белән чишмәгә төшеп, ике иңбашында су күтәреп кайтканын күргән булды. Балалары үгетләп алып киткәнче, дөм сукыр булуына карамастан, ничә еллар буена берүзе генә тулы канлы тормыш алып барды карт. Фатир диварлары арасында авылын сагынудан бәргәләнеп яшәүче “могикан карт”ны язмыш озак газапламаган дип ишеттем. Аны авылына алып кайтып җирләделәр. Урыны оҗмахта булсын! Аның белән бәйле хәлнең тагын шунысы хәтергә нык уелып калган, сукыр димәссең, өстәл өстендәге ипи валчыкларын соңгысына кадәр кулы белән эзләп табып авызына каба иде карт. Сугыш елларында күргән ачлык анда икмәккә карата шундый кадер- хөрмәт тәрбияләгән, күрәмсең. Аңа ипине күрше авылдан махсус китерә иделәр. Ипи килү ешаеп китсә, ул аларны сохари итеп киптереп җыя торган булган.
Хәер, ачлык күргән буын икмәккә олуг тәгам итеп карый белде. Әнием дә өстәлдәге һәр бөртекне учына салып, шөкерана сүзендә иреннәренә сала торган булды. Аның апасы Казаннан кайтканда” олы күчтәнәч” итеп берәр капчык сохари белән кайтып төшәр иде. Искерә төшкән икмәк калдыкларын киптереп бару, аның өчен изге гамәл сыман булды. Ачлыктан исән-имин калу өчен кычыткан, черек бәрәңге ашаган, ипине төшләрендә генә күреп үскән буын бит алар! Шуңадыр аларның нәсыйхате күңелләребезгә бик бәрәкәтле сеңә килде. Бервакыт чүп савыты янында кайнашкан, кайчандыр олы дәрәҗә җитәкче саналган абзыйга күзем төште. Мин чүп илтәм, ул тулы чиләк белән кайтырга чыкты инде. Үз- үзе белән сөйләшеп килгән җирдән тукталып калды да: бу ипине чүплеккә чыгарып ташлаучы адәм имгәкләре дөньяны белмиләр шул дип сыкранды. Чыннан да, күпме ипи калдыклары чыга чүплек савытларына. Ни әйтергә дә белмим, пластмасс, кәгазь өчен махсус савытлар булдырдык, бәлкем ипи калдыкларын җыю өчен дә нәни контейнерлар кирәктер. Хәер, тагын кем мәшәкатьләнә инде аның белән. Авылда да мал-туар азайган бер вакытта, шәһәрләр турында сүз кузгатырга мөмкинме соң инде? Тик, бу нисбәттән барыбер дә әниләр буынын күзаллап йөрәктә сыкраулы төер яши. ”Аларның ачы язмышына дучар итмә Тәңрем” дип догалы кулларны күккә төбәүдән ары китеп булмый шул безләргә бүгенге көндә.
Язмышларны үзебез язабыз диеп мактансак та, еш кына язмышлар безне җитәкләп диярлек йөртә. Кемне ничек, ни дәрәҗәдә, нинди түбәнлектә, нинди югарылыкта — әйтүе авыр, әмма беләм: без язмыш иләгендә!
Вазыйх Фатыйхов
Балык Бистәсе.
«Татарстан яшьләре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев