Затлы нәселнең асыл улы
Кешеләрне чын мәгънәсендә аңлый, ярата, олылый һәм алар турында кайгырта белсәң генә хезмәт сиңа елмая, үзенең серләрен ача, халык алдында ихтирамлы итә.
Бүгенге язмам да шушы сыйфатларга ия мөхтәрәм шәхесләрнең берсе -- күренекле якташыбыз, бөтен гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Илгиз Абдулла улы Абдуллин хакында.
«Син баш бала хәзер! Шуңа күрә,
Бурычларың арта тагын да.
Үрнәк итеп башкар һәр эшеңне
Яхшы атың чыгар авылда».
Шигъри җанлы әнисе Зәйтүнә Хафизованың улы тугач та язылган шигъри юлларны, ягъни ана амәнәтен Илгиз Абдулла улы Абдуллин үзен белә башлауга тормыш кыйбласы итеп ала, шуна да улының яхшы аты авылда гына түгел, бөтен Рәсәй, республика күләмендә таныла.
Тирән тамырлы Абдуллиннар нәсел агачының бер көчле тармагы булган Илгиз Абдулла улы мөгаллимнәр гаиләсендә туа. Әти-әнисе – Абдулла ага һәм Зәйтүнә ханым бөтен гомерләрен укытучылык хезмәтенә багышлап, үзләре үрнәгендә зыялы, укымышлы тугыз бала- илгә лаеклы мөхтәрәм шәхесләр тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, беренче уллары Венер 9 яшендә үк дөнья куя. 1942 елның 8 августында Мамадыш районы Арташ авылында гаиләдә икенче бала – Илгиз дөньяга килә. Бер-бер артлы нәсел дәвамчылары – Илдус, Ирек, Илсур, Илнур Абдуллиннар, игезәк кызлар Илүсә һәм Илсөяр, Гөлнур туа. Илгиз әфәнде башлангыч белемне Яңа Комазан мәктәбендә ала. 1951 елда әтиләре Абдулла абзый гаиләсен туган районы Сабага алып кайта, нәкъ менә шушы елдан бирле Илгиз Абдулла улының тормышы районыбыз белән бәйле. Шуна да ул һәр ике төбәкне дә изге җире – туган ягы күреп, кендек каны тамган Мамадышка һәм үзен олы тормышка чыгарган Саба районына гомере буе хәерхаклы булып, якташларына ярдәм кулы сузып яши. Районыбызның мәгариф өлкәсен педагогик кадрлар белән тәэмин итүдә дә аның өлеше зур.
"Әти ягыннан гаиләбезгә «кулак» ярлыгы тагылган.Чынында бабайлар кулак түгел, киресенчә, тырыш, булдыклы кеше булганнар. Бабай үзлектән каен тузыннан дегет ясарга өйрәнгән.Ул вакытта дегеттән дә кадерле әйбер булмаган. Аттан башка техника юк, ә ат арбасының күчәрен гел майларга кирәк. Бабайлар бөтен тирә-юньне дегет белән тәэмин итеп торганнар.Шуңа да ару, хәлле тормышлы саналганнар. Барысы да маңгай тире түгеп эшләнгән. Без Икшермәгә күчеп кайтканда әле әби исән иде. Кулак хатыны ярлыгы тагылган Хәдичә әбием үз куллары белән җир казып, таштан эшләнгән һәм өске яктан өч ниргәсе генә агачтан булган подвалда яшәгән", – дип нәселенә кагылышлы тарихи үткәннәре белән таныштыра Илгиз әфәнде.
Әби-бабасының гаделсез сәясәт корбаннары булуы бүген дә йөрәген яралый әле аның. Укытучы әти-әнисен еш кына күчереп йөртүләре сәбәпле, аларга Саба районының күп авылларында яшәп торырга туры килә. Өлгергәнлек аттестатын ул Саба урта мәктәбеннән алып чыга. 1961-1963 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.1969 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. Мәгарифкә багышланачак озын, жаваплы юлның беренче нигезләре нәкъ менә шушы елдан башланып, Кызыл дипломлы белгечне үзе белем алган уку йортында эшкә калдыралар. Башта өлкән методист, аннан институтның профсоюз комитеты җитәкчесе була. Оста оештыру сәләтенә ия, һәр яңа башлангычны күтәреп алучы һәм тормышка ашыручы, кеше күңелен тирәнтен аңлаучы булдыклы шәхес Илгиз Абдулла улын 1974 елда 32 яшендә институт ректорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Проректор Абдуллин үзенә тапшырылган ышанычны аклау өчен җиң сызганып яңа вазыйфага алына. Әлеге вазифаны 35 ел алып бару дәверендә башкарылган хезмәтләрне санап чыгу мөмкин дә түгел: югары уку йортының укыту-матди базасын, вуз хезмәткәрләренең һәм студентларның яшәү-көнкүреш шартларын яхшырту өчен бөтен көчен генә биреп калмый, күңел җылысын да өсти. Шуна да студентларның икенче әтиләренә, ышанычлы остазларына әйләнә. Бөек Кытай фәлсәфәчесенең "Уйламыйча уку зарарлы, ә укымыйча уйлау куркыныч" дигән гыйбарәсен ничә буын шәкертләренә сеңдереп, укымыйча һәм хезмәт куймыйча гына матур, бәхетле тормышка ирешеп булмаслыгына инандыра. Бүген дә яшьләрне ничек тә әлеге тенденциядән арындырырга, яшь буында эшче һөнәрләргә карата мәхәббәт тәрбияләү һәм матди байлык булдыру өчен белем һәм хезмәтнең мөһимлеген аңлатуны мәгарифнең төп бурычы дип саный.
"Бүген яшьләр тәрбиясез"-дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Минемчә, монда өлкән буынның гаебе күбрәк. Алар нинди үрнәк күрсәтә соң? Яңа туган бала тәмәке дә тартмый, эчемлекне дә, башка тискәре гамәлләрне дә белми. Каян өйрәнә соң ул начар гадәтләргә? Хәзерге ата-аналарның күпчелеген яңадан тәрбияләү зарур. Алла Пугачева, Филипп Киркоров, Максим Галкин үрнәгендә киләчәк буынны тәрбияләргә тырышу – бу ахмахлык. Бүгенге көндә гаилә һәм мәктәпнең ролен күтәрергә кирәк. Илнең киләчәген шулар билгели", – ди әңгәмәдәшем.
Илгиз Абдулла улы чәчләре чалланып, ил агасы яшендә булса да, һаман да кечкенәдән, әти-әнисеннән килгән тәрбия чараларын, алар биргән үгет-нәсыйхәттән аерылмый. "Безне әти-әниебез ялкаулыктан, ялганнан, куркак, сатлыкҗан булудан. ачу тотудан, гайбәттән, аңлы рәвештә кешеләргә начарлык эшләүдән, начар күренешләрдән куркырга өйрәттеләр. Туганнар, дуслар, күршеләр арасында дуслыкны, күңел чисталыгын сакларга, үз көчеңә таянырга, ярдәмчел, өлкән буынга хөрмәтле булырга төшендерделәр. Әти-әниләрнең бу сыйфатлары тормышта үз юлыбызны табарга, узылганнарга борылып карагач, үкенмәслек итеп яшәргә маяк булып торды һәм бүген дә шулай", – ди ул. Менә шундый асыл үрнәкләрдә тәрбияләнгән Абдуллиннарның һәрберсенең югары дәрәҗәләргә күтәрелеп, илгә-көнгә лаеклы шәхесләр булып танылуларына гаҗәпләнәсе юк. Иң кыйммәте, әти-әни тәҗрибәсе, үгет-нәсыйхәтләре, гадәт һәм традицияләре түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерелә, тирән тамырлы нәсел җебе буенча тапшырыла.
Үзе эшләгән чорларда ул студентларның тәрбиячесе дә, булышучысы да, укуга өндәүчесе дә, оештыручысы да була. "Белемле кеше бөтен катлаулы мәсьәләләрне дә чишә, ә акыллы кеше аларны бөтенләй булдырмый" – бу тәгълимат нәкъ менә Илгиз Абдулла улы мисалына туры килә: ул һәр яңа башлангычка нык әзерлек белән, яхшы уйланылган хәлдә керешә. Студентлары аны эшлекле һәм белемле булганы белән бергә, һәр өлкәдә акыллы эш иткәне өчен дә хөрмәт итәләр. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (ТДГПУ) гомуми мәсьәләләр буенча проректоры булган чорда төзелешкә, икътисадый, хокукый һәм социаль өлкәләргә кагылышлы бихисап проблемаларны чишү дә аннан гаять зур осталык, аң-белем таләп ителә. Мәсәлән, ул чорда университетның хисаплау техникасы лабораториясе Россиядәге педагогик уку йортлары арасында иң алдынгылардан санала. Шулай ук Казан шәһәре тулай торакларының тәртип, төзеклеге буенча оештырылган бәйгеләрдә ул эшләгән уку йорты гел беренчелекне ала. Үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлеге, кешелек кыйммәтләренең юң югары баскычында булган әйткән сүзендә тора белү сыйфаты аңа хезмәтендә бөтен киртәләрне үтәргә ярдәм итә. «Хезмәттә дә, тормышта да сүздә тормаучыларга карата бик кырыс кеше мин. Әгәр мине берәү өч тапкыр ялганлый икән, ул кешенең исемен телефоннан да, күңелдән дә сызам. Гомер буе шулай булды. Хезмәткәрләрне эшкә алганда да, студентларны да алдан кисәтеп куя идем: миңа әти-әнием мирас итеп яхшы хәтер биргән, мин бернәрсәне дә онытмыйм, зинһар, үзегезгә булган ышанычны югалтмагыз, әйткән сүзегездә тора белегез. Бу тормыштагы иң төп сыйфат», – ди үзе гомере буе әлеге сыйфатка тугры булган Илгиз Абдулла улы. Шуңа да аны хезмәттәшләре «Уникаль шәхес» дип бәялиләр.
Югары профессиональлеге, студентлар белән нәтиҗәле эшчәнлеге һәм ТДГПУда хуҗалык эшләре белән идарә итүдәге бай тәҗрибәсенә таянып, аны 2011 елда "Универсиада авылы" мэрының киңәшчесе итеп билгелиләр. Универсиада объектларын булдыруда һәм аны камилләштерүдә, ирекле студентлар берләшмәләре төзүдә үзенең бай тәҗрибәсенә таяна. Тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен «ТАССРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре», «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә, медальләргә,күп санлы Мактау грамоталарына лаек була.
Трмыш иптәше Светлана Гаяз кызы белән гаилә корып, Марат һәм Рафаэль исемле уллар үстерәләр. Әти-әниләренең матур үрнәгендә тәрбияләнгән уллар да, оныклар да – нәселнең лаеклы дәвамчылары.
Илгиз Абдулла улы кызыклы әңгәмәдәш, аның белән төрле темаларга сөйләшергә була, чөнки һәрбер өлкәдә тирән фикере, үз карашы бар. "Акыллы кеше хатынын мактамый, диләр. Әмма мактарга кирәк.Без Светлана белән 55 ел гомер кичердек, тормыш юлдашым гаять акыллы, сабыр кеше булды. Аның бакыйлыкка күчүен зур түземлек белән кичерәм. Яшьләргә шуны әйтер идем:бер-берегезне юкка битәрләмәгез, парлы тормышның кадерен белегез! Бергә яшәүнең берничә мөһим этабы бар. Беренчесе-бергә яши башлагач, ияләнү. Кыз белән егет булып йөргәндә, әлбәттә, матурланасың, көязләнәсең. Һәр икең дә матур якны гына күрә. Тормыш итә башлагач, җитешсез яклар ачыла: ертык халат, чалбар, бигуди белән каршылаулар да була. Менә бу очракларда түзәргә кирәк, шунда гына гаилә саклана. Бу – сабыр итү этабы. Өченче этап- хөрмәт итү. Тормышта хатын-кызның да роле бик зур. Ә ирләргә дүрт әйбер аеруча куркыныч: ялкаулык, аракы, чамасыз хатын-кыз белән чуалу, биргән вәгъдәдә тормау. Шушы гадәтләрнең берсе генә өстенлек алса да, гаиләдә тотрыклылык бетә. Гаиләне саклар өчен дә акыл кирәк», – ди Илгиз Абдулла улы.
Мәгариф өлкәсендә тирән эз салып, намуслы хезмәте белән җәмгыятьтә лаеклы урын алган Илгиз Абдулла улы Абдуллин озакламый гомеренең күркәм баскычына атларга җыена. «Гомер юлымда ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, монда Саба халкының роле бик зур. Саба мине хезмәтне яратырга өйрәтте, дөрес юлга чыгарды, олы тормышка юллама бирде. Шуңа да мин сабалыларга бик рәхмәтлемен. Һәрбер якташыма саулык-сәламәтлек, имин тормыш телим», – дип изге теләкләрен җиткерә ул. Тирән тамырлы Абдуллиннар нәселенең асыл улы, биш ир туганнан бүген берүзе генә калып, туганнары рухын саклап яшәүче Илгиз Абдулла улына әле нәсел агачының озак еллар тармаклануын күрергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев