Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе

Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе
  • Тасвирлама:

    Районыбыз халкына 29 китапханә хезмәт күрсәтә, шуларның 26сы авыл китапханәләре, 2се балалар китапханәләре һәм берсе Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә.

  • Эш вакыты:

    8.00-20.00

  • Телефон:
    • +7 (84362) 2-37-35
  • Адресы:

    пгт Б.Сабы,ул. З. Юсупова, 47

Районда беренче китапханә Байлар Сабасында 1918 елда барлыкка килә, авыл активисты Шәриф Галиев итче сәүдәгәр Гали Нуриевның таш келәтендә китаплар туплап, халыкка беренче мәдәният хезмәте күрсәтә башлый. 1960 нчы елның ноябрендә район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе мәчетнең югары катына күчерелә һәм 1991нче елның ноябренә кадәр, ягъни 31 ел шунда хезмәт күрсәтә. 1991 елның ноябрендә китапханә КПССның район комитеты бинасына күчерелә. 2001 елда китапханәгә Әбрар Гыйбадулл улы Кәримуллин исеме бирелә. Районыбыз халкына 29 китапханә хезмәт күрсәтә, шуларның 26сы авыл китапханәләре, 2се балалар китапханәләре һәм берсе Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә. 2023 елда бина реконструкцияләнеп, тулысынча ремонт ясалды. Бүгенге көндә китапханәдә заманча мәгълүмати технологияләр, балалар, яшүсмерләр өчен уңайлы китап уку мәйданчыклары булдырылды.