Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Саба районында мәдәният йортлары, клублар,китапханә

Мәдәният-халыкның киләчәге, бүгенгесе, узганы. Мәдәният –ул халыкның җаны, күңел көзгесе. Халкыбыз гаять катлаулы тарихи- мәдәни юллар аша үтеп, үзенә генә хас матди һәм мәдәни җәүһәрләрен саклап кала алган. Безгә киләчәктә дә мәдәниятле милләт булып саклану өчен яшь буынны халкыбызның мәдәни мирасы белән таныштырып тору, аны тарихыбызга хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур.

 Районда халык иҗаты үсеш алган. Аны үстерү белән шөгыльләнүче клуб эшчәнлекләрен аерым билгеләп үтәсе килә. Ундүрт иҗат коллективына "халык" исеме бирелде:  Район мәдәният йорты каршында: татар хоры, «Дулкын» бию ансамбле, «Нәүрүз» фольклор ансамбле, «Ләйсән» агитбригадасы коллективы, «Биләр» вокаль-инструменталь ансамбле, «Балкыш»үзешчән театр коллективы.

Балалар сәнгать мәктәбе каршында: «Яшьлек» үзешчән хореография коллективы.

Аккүл-Бигенәй мәдәният йорты каршында: «Мизгел»драма коллективы.

Эзмә мәдәният йорты каршында: «Моң»театр коллективы.

 Лесхоз мәдәният йорты каршында: «Аманәт»театр коллективы.

 Кече Шыңар мәдәният йорты каршында: «Нур " театр коллективы һәм «Сөмбел»хореография коллективы.

 Шәмәрдән мәдәният йорты каршында: «Акварель» хореография коллективы һәм «Хыял»вокаль ансамбле.