Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Иштуган авыл мәдәният йорты

Иштуган авыл мәдәният йорты
  • Тасвирлама:

    Иштуган авыл мәдәният йорты бинасы 2004 елда төзелгән. 2024 елның җәендә капиталь ремонт ясала башлады. Тамаша залы 200 урынга исәпләнгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре халык иҗатын үстерү буенча эшчәнлек алып баралар, үзешчән коллективларны фестивальләрдә, смотрларда, конкурсларда катнашырга әзерлиләр, концертлар оештыралар, шулай ук халыкның мәдәни ялын яхшыртырга, иҗат белән шөгыльләнүгә төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итәргә омтылалар. Җирле халык өчен клуб берләшмәләре эшли («Оста куллар», «шатлык», «Сәламәтлек», «Яшьлек», «Капелька», «Экоша», «Звенящие струны»), аларда күңелгә ятышлы шөгыль табарга була - җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәтергә, рәсем ясарга, сәламәтлекне ныгытырга, китап укырга һ. б.. Мәдәният йортының аеруча горурлыгы булып саналган – 1987 һәм 2010 елларда оештырылган үзешчән фольклор коллективлары. «Умырзая» өлкән татар фольклор коллективы һәм «Тюрагай» удмурт фольклор коллективы республика гына түгел, бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрендә зур уңышларга ирештеләр.

  • Эш вакыты:

    Кышкы вакыт сиш-якш 13:00 – 16:12 , 19:00 – 22:00 җәйге вакыт – 13:00 – 16:12 , 20:00 – 23:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    Кышкы вакыт 16:12 – 19:00, җәйге вакыт – 16:12 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(843)-624-20-19
  • Адресы:

    Саба районы, Иштуган бистәсе, Үзәк урамы, 9 йорт

Мөдире: Гайнетдинова Гөлнара Хәйдәр кызы, электрон почта gainutdinova_gulnara@mail.ru