Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Саба гимназиясе

Саба гимназиясе
  • Тасвирлама:

    Саба районы үзәге булган Байлар Сабасы бистәсе мәгариф тарихының башлангычы 1925 нче елларда хәзерге Совет урамында төзелгән дүрт класслы мәктәпкә барып тоташа. ХХ йөз урталарына таба хөкүмәтебез халыкны аң-белемле итүгә игътибарны арттыра. Моның өчен шартлар тудырыла. Шуның нәтиҗәсе булып, 1931-1934 нче елларда Саба урта мәктәбе төзелә. Мәктәп ул заман таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә, ике катлы итеп, кызыл кирпечтән эшләнелә. Әлеге төзелешкә акчаны Кадиевка шәһәре шахталарында эшләгән якташларыбыз җибәрә. Башка авыл балалары өчен интернат һәм укытучылар өчен ике фатирлы йорт төзелгәч, мәктәп шау-шулы тормышка чума. 1939 нчы елда 22 укучыга урта белем алу турында аттестат бирелә. Бу елларда мәктәпне 6 меңнән артык кеше тәмамлый. Алар арасында район һәм республика җитәкчеләре, Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы, Әхмәдуллин Азат Гыйльмулла улы, Сверигин Рифат Хәсән ул кебек күренекле шәхесләр булу, әлбәттә, бездә горурлык хисләре уята. Күп еллар дәвамында мәктәп 25-30 авылга хезмәт итә, анда район мәгариф тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык шәхесләр белем һәм тәрбия бирә. Алга таба урта белем алу мөмкинлекләре зур авылларда да тормышка ашырыла башлый. 1976 елда Саба урта мәктәбенең 1 нче корпусы, ә 1990 елда 2 нче корпусы кулланылышка тапшырыла. 2007 нче елдан бүгенге көнгә кадәр, гимназия статусын горур тотып, бик куп укучыларга тормышка юллама бирә. 2003 елдан 1 нче Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе. 2004 елдан башлап, аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 1 нче Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе. 2007 елдан Саба гимназиясе.

  • Директор:

    Шәймәрданов Айнур Нургали улы

  • Телефон:
    • +7(843)-622-37-90; +7(843)-622-34-90; +7(843)-622-40-91; +7(843)-622-30-90; +7(843)-622-47-90
  • Электрон почта:

    saba-gim@mail.ru; g.sab@tatar.ru

  • Адресы:

    422060, ТР, Саба районы,Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 50нче йорт