Саба районындагы мәктәпләр
Әлеге бүлектә Саба районындагы мәктәпләрнең фото, адрес, электрон почтасы, телефон номерлары һәм кыскача тарихы турында мәгълүматны таба аласыз.
-
Саба гимназиясе
Тасвирлама: Саба районы үзәге булган Байлар Сабасы бистәсе мәгариф тарихының башлангычы 1925 нче елларда хәзерге Совет урамында төзелгән дүрт класслы мәктәпкә барып тоташа. ХХ йөз урталарына таба хөкүмәтебез халыкны аң-белемле итүгә игътибарны арттыра. Моның өчен шартлар тудырыла. Шуның нәтиҗәсе булып, 1931-1934 нче елларда Саба урта мәктәбе төзелә. Мәктәп ул заман таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә, ике катлы итеп, кызыл кирпечтән эшләнелә. Әлеге төзелешкә акчаны Кадиевка шәһәре шахталарында эшләгән якташларыбыз җибәрә. Башка авыл балалары өчен интернат һәм укытучылар өчен ике фатирлы йорт төзелгәч, мәктәп шау-шулы тормышка чума. 1939 нчы елда 22 укучыга урта белем алу турында аттестат бирелә. Бу елларда мәктәпне 6 меңнән артык кеше тәмамлый. Алар арасында район һәм республика җитәкчеләре, Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы, Әхмәдуллин Азат Гыйльмулла улы, Сверигин Рифат Хәсән ул кебек күренекле шәхесләр булу, әлбәттә, бездә горурлык хисләре уята. Күп еллар дәвамында мәктәп 25-30 авылга хезмәт итә, анда район мәгариф тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык шәхесләр белем һәм тәрбия бирә. Алга таба урта белем алу мөмкинлекләре зур авылларда да тормышка ашырыла башлый. 1976 елда Саба урта мәктәбенең 1 нче корпусы, ә 1990 елда 2 нче корпусы кулланылышка тапшырыла. 2007 нче елдан бүгенге көнгә кадәр, гимназия статусын горур тотып, бик куп укучыларга тормышка юллама бирә. 2003 елдан 1 нче Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе. 2004 елдан башлап, аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 1 нче Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе. 2007 елдан Саба гимназиясе.
Телефон: - +7(843)-622-37-90; +7(843)-622-34-90; +7(843)-622-40-91; +7(843)-622-30-90; +7(843)-622-47-90
Адресы: 422060, ТР, Саба районы,Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 50нче йорт
-
Саба урта мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәпнең ачылу елы: 2022
Телефон: - +7(843)-622-28-12
Адресы: 422060, ТР Саба муниципаль районы, штб Байлар Сабасы, Объездная урамы, 6а йорт
-
Сабаның сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты
Телефон: - +7(843)-622-20-15
Адресы: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
-
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе
Тасвирлама: Сатыш авылында мәгариф үсеше 18 нче гасыр азагында ачылган мәдрәсәдән башланган. Мәдрәсәдә дин сабаклары белән беррәтттән дөньяви фәннәр укытылган.1923 нче елда беренче башлангыч мәктәпне Григорий Петрович ачкан һәм укыткан. 1932 елда Сабадан Сатышка җидееллык мәктәп күчеп төшкән. 1937-38 елларда Сатышта ике катлы агач мәктәп салынган. 1973 елның 20 мартында яңа ике катлы таш мәктәпнең беренче фундаментлары кайтарылган. 1976 елда мәктәп төзелеп беткән. 1978 елның 16 февралендә яңа мәктәптә укый башлаганнар. 1978-1979 уку елында тугызьеллык, 1979-1980 уку елында уньеллык итеп оештырылган. 1979-1980 уку елында мәктәп "беренче карлыгачлар"ын очырган. Мәктәп ике катлы. Биредә барлыгы 19 фән кабинеты, 2 уку остаханәсе, спортзал, китапханә бар. Мәктәп территориясе 15074 кв.м җир биләп тора, мәктәп яны тәҗрибә участогы 0,76 га. Футбол кыры, йөгерү өчен мәйданчык җиһазландырылган. Мәктәпкә 2010 елның 22 мартында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ш.З.Зиннуров исеме бирелде. Мәктәптә "Туган якны өйрәнү" һәм Ш.З.Зиннуровның музей-бүлмәсе эшли.
Телефон: - +7(843)-624-83-47
Адресы: Сатыш авылы, Ленин урамы, 17 йорт
-
Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты»
Тасвирлама: 2014 нче елның 3 нче февралендә Саба районы Кызыл Мишә авылында сәламәтлекләре чикле укучылар өчен дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» ачылды. Мәктәп интернатта Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районы укучылары белем ала. Мәктәп ике катлы. Беренче катта 8 уку бүлмәсе, спорт залы, ашханә, икенче катта 2 уку, йокы, юыну бүлмәләре, көнүреш хезмәте күрсәтү бүлмәсе урнашкан. Остаханәдә балта остасы, тегүче, штукатур - маляр һөнәрләренә өйрәтү өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр бар. Мәктәп территориясе 10012 кв.м җир биләп тора, мәктәп яны тәҗрибә участогы 0,5 га, теплица 237,5 кв.м тәшкил итә.
Телефон: - +7(843)-624-35-61
Адресы: Кызыл Мишә авылы, Ленин урамы, 35 нче йорт
-
Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: Авылда мәктәпкә беренче нигез 1927 нче елда салына. Богдановка боярларының йортларын мәктәп дип йөртәләр. Уку барлык класслар өчен дә бер бүлмәдә үткәрелә. Бу елларда балаларны Нырты мулласы малае Нәҗип абый укыта. Мәктәптә башта дин сабагы укытыла. Мәктәп авылның хәзерге клубы урынына салынган була. 1931 нче елда мәктәп янып бетә. Зур авырлыклар белән яңадан мәктәп төзиләр. Сугыш елларында да мәктәптә укулар туктатылмаган. Бу елларда мәктәптә Вәлиуллина Мәрзия, Язлы Арташтан Фәүзия апа, Шәмсенур апалар укыткан. Сугыштан соң, 1947 нче елда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Ул башлангыч мәктәп бинасыннан, Язлы Арташ авылы мәчетеннән үзгәртеп, хәзерге урында төзелә. Аның беренче директоры Мәсгуть абый Бариев була. Сугыш елларыннан соң мәктәптә Чәбья – Чүрчи авылында туган, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Кәримуллин укыта. 1959нчы елдан мәктәптә директор булып Сабитов Закирҗан эшли башлый. 1961-1962-Емельянов Павел Андриевич 1962-1968-Нуриев Рәис Нуриевич 1968-1978 га кадәр Кувшинов Василий Александрович 1978-1986 Исмәилов Мөхәрләм Исмәгыйлович мәктәп белән җитәкчелек итәләр. 1986-1992 нче елларда Дәвлетшин Мөхәммәтнур Әгъләмҗанов, 1992-2011 нче елларда Мөхәммәтҗанов Рөстәм Хәмит улы, 2011-2019 нчы елларда Гәзизҗанова Гөлнур Вакыйф кызы, 2019 нчы елдан Гайбадуллин Илнур Бакый улы бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек итә.
Телефон: - 8(84362)44-7-52
Адресы: Олы Арташ авылы, Үзәк урамы, 33 нче йорт
-
Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: Явлаштау авылында 1928-1929 нчы уку елында мәдрәсә йортында башлангыч мәктәп ачыла. 1950-1951нче уку елыннан җидееллык мәктәпкә үзгәретелә, гомуми белем бирү киң колач ала. 1961-1962 нче уку елыннан Явлаштау сигезьеллык мәктәбе буларак укучыларга белем һәм тәрбия бирә башлый. 1989-1990 нчы уку елында Явлаштау тулы булмаган урта мәктәбе итеп үзгәртелә. 2000-2001 нче уку елында ике катлы яңа мәктәп сафка баса. 2001-2002 нче уку елында Явлаштау мәктәбе урта мәктәп булып эшли башлый. Бүгенге көндә яңа, заманча җиһазландырылган мәктәптә Явлаштау, Мишәбаш, Шекше, Сәрдә авылларыннан 68 укучы белем ала. Мәктәп район үзәгеннән 25 чакрым ераклыкта урнашкан.
Телефон: - +7(843)-624-68-35
Адресы: Явлаштау авылы, Шамил Бариев урамы, 21 нче йорт
-
К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе
Тасвирлама: 1933 нче елда Иске Икшермә авылында башлангыч мәктәп ачыла. Сугыштан соңгы елларда бу мәктәп белән Вафин Разак җитәкчелек итә. 1953 елда мәктәп урта мәктәп статусы ала. Мәктәп белән Бариев Хәлим Бари улы җитәкчелек итә. 1957 елның 17 маенда район мәгариф бүлеге Байкиев Кави Сәлим улын мәктәп белән идарә итергә билгели. 1959 елның беренче сентябренә күрше хуҗалыкларның уртак тырышлыгы белән мәктәп ачыла. 1970 елда мәктәптә 500 укучы исәпләнә, шуларның 240 ы мәктәп интернатында яши. Озынайтылган көн төркемендә 150дән артык кеше шөгыльләнә. Мәктәптә 25 авылдан килгән балалар урта белем ала. 1984 елда 464 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп корпусы төзелә. 1994-2013 елларда мәктәп белән Петров Александр Владимирович идарә 2013 елның мартыннан мәктәп белән Галияхмәтов Роберт Рәшит улы җитәкчелек итә. 2013 нче елның 1 нче сентябреннән Икшермә урта гомуми белем бирү мәктәбе кадет мәктәп-интернаты итеп үзгәртелә һәм «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе» дип атала. Биредә республиканың 10 районыннан, Киров өлкәсеннән һәм Казан шәһәреннән тәрбияләнүчеләр укый. 2016 нчы елда мәктәп белән Бикмөхәммәтов Илдус Шайсолтан улы җитәкчелек итәр башлый . 2020 елның мартыннан хэзер конгэ кадэр мәктәп белэн Хидиятуллин Айрат Нурфаяз улы җитәкчелек итә.
Телефон: - 8(84362)41642
Адресы: Иске Икшермә авылы, Ленин урамы, 17 нче йорт
-
Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп тарихы 1951-1952 нче елларда башлана. Бу вакытта беренче дүртеллык мәктәп төзелгән. Мәктәп агачтан төзелгән, анда бары дүрт бүлмә булган. Аппазов Хәлим Аппазович – мәктәп директоры. Мәктәпне тәмамлагач, татар балалары укуларын Саба районы Явлаштау авылында дәвам итәләр, ә рус телле укучылар Кукмара районы Нырья авылында укыйлар. 1963 нче елда сигезеллык мәктәп ачыла. Директор Гайнуллин Нәкыйп Галимбекович, директор урынбасары - Засырова Елена Андреевна. Агачтан төзелгән мәктәптә сигез уку бүлмәсе, спорт залы, мәктәп остаханәсе, ашханә булган. 1964 нче елгы чыгарылыш сыйныфын 16 укучы тәмамлаган. Ул елларда мәктәптә 200 укучы белем алган, ә сыйныфларда 30 һәм аннан күбрәк бала укыган, параллель сыйныфлар булган. 1990 нчы елда мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1992 нче елда яңа мәктәп төзелә. Директор Иванов Рафаэль Федорович.Мәктәп кирпечтән төзелгән, ике катлы, барлыгы унике уку бүлмәсе, спорт залы, китапханә, ашханә, мәктәп остаханәсе , 4 лаборатория бар. Бүгенге көндә мәктәптә 64 бала укый, 20 укытучы белем бирә. 2010 нчы елдан Макаров Анатолий Владимирович директор вазифасын башкара.
Телефон: - +7 (843)-624-20-38
Адресы: Иштуган авылы, Үзәк урамы, 6 йорт
-
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарихы 1920нче еллардан башлана. Бу елларда Олы Кибәче, Төбәк авылларында мәдрәсәләр эшләгән. Төбәк авылында мәдрәсә дигәннәре Фазыл мулланың үз йорты булган, ә Олы Кибәчедә Фазлыйәхмәт мулла йортында укыганнар. 1924-1925 нче елларда Төбәк авылында башлангыч мәктәп салына , авылның үз кешесе Салихов Харис балаларга белем бирә башлый . 1931 нче елда Төбәктә яңа җидееллык мәктәп салына. Монда 9 авылның (Төбәк, Олы Кибәче, Кече Кибәче, Юга¬ры Саурыш, Түбән Саурыш, Олы Мишә, Җәнәй, Елыш, Түбән Өчнарат) 400ләп баласы белем алган. Мәктәп район күләмендә алдынгы, бай мәктәпләрдән саналган. 1952нче елда шул вакыттагы мәктәп директоры Галявина Нурия көче белән салдырылган җидееллык мәктәп 3 авыл баласына (Төбәк, Олы Кибәче, Кече Кибәче) белем бирә. 1964нче елда әлеге мәктәп сигезьеллык дип үзгәртелә һәм 1991нче елга кадәр хезмәт итә. 1992нче елны Олы Кибәче авылында 264 балага исәпләнгән яңа типтагы 2 катлы мәктәп ачыла.Мәктәпне Закиров Рашит Фазуллович җитәкли.
Телефон: - +7(843)-624-26-67
Адресы: Олы Кибәче авылы, Ф.Энгельс урамы, 75
-
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернаты
Тасвирлама: 1958 елда, Камалов Әлтәф директор булган чорда, мәчет бинасы мәктәпкә үзгәртелә. 7 еллык мәктәп 8 еллыкка әйләнә. Ул елларда балалар саны күп, классларда 25-30ар бала укый. 1987 елда 2 катлы 192 урынга исәпләнгән яңа бинада мәктәп ачыла, аннан ул урта мәктәпкә әйләндерелә. 50 ел эчендә мәктәп белән байтак мөгаллимнәр идарә иткән. Кемнәр соң алар: Халит Хафизович, Гасанов Зыя Г., Шәйхетдинов С., Камалов Э. Ф., Камалова Р.Г., Закирова Д.Я., Әхкәмова Ә.И.. 1984 елдан 2010 елга кадәр Сәләхиева Р.З. җитәкчелек итте. 2010-2011 уку елында, кайчандыр шушы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, аннан соң югары белем алып, балаларга ныклы белем бирүче Йосыпов Зөфәр Закир улы җитәкләде.2011-2015 уку елларда мәктәп директоры итеп Шамилов Илшат Мирдахметович билгеләнде. 2015-2016 елдан мәктәп директоры Шарипов Айдар Нагимович. 2019 елның августыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат.
Телефон: - +7(843)-624-97-38
Адресы: Курсабаш авылы, Мәктәп урамы, 26 нчы йорт
-
Лесхоз урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: Лесхоз бистәсендә беренче мәктәпкә нигез 1938 елда салына. Ул мәктәп кечкенә генә агач бинада урнашкан була. Анда барлыгы 6 укучы белем алган. Бөек Ватан сугышы башлангач, әлеге мәктәп ябыла, янадан 1944 елда башлангыч мәктәп узенең ишекләрен янәдән ача. 1957 елда мәктәпнең яңа бинасы салыну сәбәпле, мәктәп 7 еллык итеп узгәртелә. Совет чорында барлыкка килгән пионер оешмалары да мәктәп тарихында зур эз калдырган. Мәктәп формасы, кызыл галстук, шушы бәхетле еллар истәлеге. 20 елдан соң, 1978 елда мәктәпнең хәзерге бинасына нигез салына. Яңа мәктәп бинасы 220 укучыга исәпләнгән. Мәктәптә актлар залы,спорт зал, ашханә, 19 кабинет, компьютер классы, библиотека һәм бассейн бар.Хәзерге вакытта мәктәптә барлыгы 133 укучы белем һәм тәрбия ала, аларга 24 укытучы белем бирә.
Телефон: - +7 (84362) 4-42-14
Адресы: Лесхоз бистәсе, Заправочная урамы, 20 нче йорт
-
Югары Симет урта мәктәбе гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: Югары Симет урта мәктәбенең кызыклы, бай тарихы бар. 1920 нче елда Югары Симет авылында балаларга дин сабагы укытыла башлый. 1923 нче елда Югары Симет авылында ике катлы мәдәният йорты төзелә. Аның өске каты мәктәп итеп үзгәртелә. 1948-49 нчы елда Югары Симет башлангыч мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә. Мәчет йорты мәктәп була. 1957 нче елда Чүриле һәм Саба районы берләшкәч 7 еллык мәктәп Түбән Симет авылына күчерелә. Сәбәбе: Түбән Симет мәктәбе, проект белән төзелгән була. 1987 нче елның ноябрендә Югары Симет авылына яңа мәктәп фундаменты салына башлап, аны тиз арада төзетеп бетерү бурычы куела. 2010 нчы елда Түбән Симет башлангыч мәктәбе ябыла. Башлангыч класс укучылары да Югары Симет авылына йөреп укый башлый. 2007, 2018 нче елларда заманча таләпләргә туры китереп капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, мәктәп тулысынча яңарды. Коллективта үз эшенең осталары булган укытучылар белем бирә.Укучыларның төпле белеме Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә, олимпиадаларда алган призлы урыннарның күплегендә ачык чагыла. Кыскасы, мәктәп заман таләпләренә җавап бирүче, җылы, якты, белем алырга чакырып торучы йортка әверелде.
Телефон: - +7(843)6245-0-45
Адресы: Югары Симет авылы, Совет урамы, 30 нчы йорт
-
Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: Эзмә урта мәктәбенең тарихы еракларга барып тоташа. Бөек Октябрь социалистик революциясенен 7 еллыгы уңаеннан Эзмә авылында 1924 нче елда мәктәптә белем бирү системасы тулысынча яңача укуга күчә. 1934 нче елда авыл уртасында 4 класслы мәктәп салына. 1940 нчы елда Эзмәдә җидееллык мәктәп оештырыла. Ләкин җидееллык мәктәп бер генә ел эшләп кала. 1941нче елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул яңадан башлангыч мәктәп булып үзгәртелә. 1949 нчы елда Эзмәдә җидееллык мәктәп ачыла. 1959 – 1960 нчы уку елында Эзмә җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1968 елнын январендә мәктәп каршында интернат ачыла. 1978 елның августында Эзмә сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1982 нче елның көзендә Эзмә урта мәктәбенә кирпечтән 320 урынлы яңа типовой мәктәп салу эшенә керешелә. 1984-1985 нче уку елы башында барлык уңайлыклары булган, хәзерге мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.
Телефон: - 8(84362) 4-91 - 95 (факс)
- 8(84362) 4-91 - 75
Адресы: Эзмә авылы, Мәктәп урамы, 5нче йорт
-
Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: 1930 елларда Килдебәк мәктәбе аерым йортларга теркәлгән була. 1947 нче елда Килдебәк мәктәбе җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә. 1958-1962 нче елларда Килдебәктә яңа мәктәп салына. Аны төзүгә Килдебәк авыл халкы зур ярдәм итә. 2010 нчы елда Килдебәк авылында яңа, заманча җиһазландырылган мәктәп ачыла. Мәктәп район үзәгеннән 8 чакрым ераклыкта урнашкан. Хәзерге вакытта мәктәптә 127 укучы белем ала. Алар Сабабаш, Туктар, Килдебәк, Мәртен, Арташ авылы балалары.
Телефон: - +7(843)-624-55-25
Адресы: Килдебәк авылы, Мәктәп урамы, 22 нче йорт