Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарихы 1920нче еллардан башлана. Бу елларда Олы Кибәче, Төбәк авылларында мәдрәсәләр эшләгән. Төбәк авылында мәдрәсә дигәннәре Фазыл мулланың үз йорты булган, ә Олы Кибәчедә Фазлыйәхмәт мулла йортында укыганнар. 1924-1925 нче елларда Төбәк авылында башлангыч мәктәп салына , авылның үз кешесе Салихов Харис балаларга белем бирә башлый . 1931 нче елда Төбәктә яңа җидееллык мәктәп салына. Монда 9 авылның (Төбәк, Олы Кибәче, Кече Кибәче, Юга¬ры Саурыш, Түбән Саурыш, Олы Мишә, Җәнәй, Елыш, Түбән Өчнарат) 400ләп баласы белем алган. Мәктәп район күләмендә алдынгы, бай мәктәпләрдән саналган. 1952нче елда шул вакыттагы мәктәп директоры Галявина Нурия көче белән салдырылган җидееллык мәктәп 3 авыл баласына (Төбәк, Олы Кибәче, Кече Кибәче) белем бирә. 1964нче елда әлеге мәктәп сигезьеллык дип үзгәртелә һәм 1991нче елга кадәр хезмәт итә. 1992нче елны Олы Кибәче авылында 264 балага исәпләнгән яңа типтагы 2 катлы мәктәп ачыла.Мәктәпне Закиров Рашит Фазуллович җитәкли.

  • Директор:

    Шаймиев Илнар Илшат улы

  • Телефон:
    • +7(843)-624-26-67
  • Электрон почта:

    kibichisaba@yandex.ru

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Олы Кибәче авылы, Ф.Энгельс урамы, 75