Югары Симет урта мәктәбе гомумбелем бирү мәктәбе
-
Тасвирлама:
Югары Симет урта мәктәбенең кызыклы, бай тарихы бар. 1920 нче елда Югары Симет авылында балаларга дин сабагы укытыла башлый. 1923 нче елда Югары Симет авылында ике катлы мәдәният йорты төзелә. Аның өске каты мәктәп итеп үзгәртелә. 1948-49 нчы елда Югары Симет башлангыч мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә. Мәчет йорты мәктәп була. 1957 нче елда Чүриле һәм Саба районы берләшкәч 7 еллык мәктәп Түбән Симет авылына күчерелә. Сәбәбе: Түбән Симет мәктәбе, проект белән төзелгән була. 1987 нче елның ноябрендә Югары Симет авылына яңа мәктәп фундаменты салына башлап, аны тиз арада төзетеп бетерү бурычы куела. 2010 нчы елда Түбән Симет башлангыч мәктәбе ябыла. Башлангыч класс укучылары да Югары Симет авылына йөреп укый башлый. 2007, 2018 нче елларда заманча таләпләргә туры китереп капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, мәктәп тулысынча яңарды. Коллективта үз эшенең осталары булган укытучылар белем бирә.Укучыларның төпле белеме Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә, олимпиадаларда алган призлы урыннарның күплегендә ачык чагыла. Кыскасы, мәктәп заман таләпләренә җавап бирүче, җылы, якты, белем алырга чакырып торучы йортка әверелде.
-
Директор:
Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы
-
Телефон:
- +7(843)6245-0-45
-
Электрон почта:
simetsaba@yandex.ru
- Социаль челтәрләр:
-
Адресы:
Югары Симет авылы, Совет урамы, 30 нчы йорт