Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбе

Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Мәктәп тарихы 1951-1952 нче елларда башлана. Бу вакытта беренче дүртеллык мәктәп төзелгән. Мәктәп агачтан төзелгән, анда бары дүрт бүлмә булган. Аппазов Хәлим Аппазович – мәктәп директоры. Мәктәпне тәмамлагач, татар балалары укуларын Саба районы Явлаштау авылында дәвам итәләр, ә рус телле укучылар Кукмара районы Нырья авылында укыйлар. 1963 нче елда сигезеллык мәктәп ачыла. Директор Гайнуллин Нәкыйп Галимбекович, директор урынбасары - Засырова Елена Андреевна. Агачтан төзелгән мәктәптә сигез уку бүлмәсе, спорт залы, мәктәп остаханәсе, ашханә булган. 1964 нче елгы чыгарылыш сыйныфын 16 укучы тәмамлаган. Ул елларда мәктәптә 200 укучы белем алган, ә сыйныфларда 30 һәм аннан күбрәк бала укыган, параллель сыйныфлар булган. 1990 нчы елда мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1992 нче елда яңа мәктәп төзелә. Директор Иванов Рафаэль Федорович.Мәктәп кирпечтән төзелгән, ике катлы, барлыгы унике уку бүлмәсе, спорт залы, китапханә, ашханә, мәктәп остаханәсе , 4 лаборатория бар. Бүгенге көндә мәктәптә 64 бала укый, 20 укытучы белем бирә. 2010 нчы елдан Макаров Анатолий Владимирович директор вазифасын башкара.

  • Директор:

    Макаров Анатолий Владимирович

  • Телефон:
    • +7 (843)-624-20-38
  • Электрон почта:

    ishtygansaba@yandex.ru

  • Адресы:

    Иштуган авылы, Үзәк урамы, 6 йорт