Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе

Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Авылда мәктәпкә беренче нигез 1927 нче елда салына. Богдановка боярларының йортларын мәктәп дип йөртәләр. Уку барлык класслар өчен дә бер бүлмәдә үткәрелә. Бу елларда балаларны Нырты мулласы малае Нәҗип абый укыта. Мәктәптә башта дин сабагы укытыла. Мәктәп авылның хәзерге клубы урынына салынган була. 1931 нче елда мәктәп янып бетә. Зур авырлыклар белән яңадан мәктәп төзиләр. Сугыш елларында да мәктәптә укулар туктатылмаган. Бу елларда мәктәптә Вәлиуллина Мәрзия, Язлы Арташтан Фәүзия апа, Шәмсенур апалар укыткан. Сугыштан соң, 1947 нче елда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. Ул башлангыч мәктәп бинасыннан, Язлы Арташ авылы мәчетеннән үзгәртеп, хәзерге урында төзелә. Аның беренче директоры Мәсгуть абый Бариев була. Сугыш елларыннан соң мәктәптә Чәбья – Чүрчи авылында туган, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Кәримуллин укыта. 1959нчы елдан мәктәптә директор булып Сабитов Закирҗан эшли башлый. 1961-1962-Емельянов Павел Андриевич 1962-1968-Нуриев Рәис Нуриевич 1968-1978 га кадәр Кувшинов Василий Александрович 1978-1986 Исмәилов Мөхәрләм Исмәгыйлович мәктәп белән җитәкчелек итәләр. 1986-1992 нче елларда Дәвлетшин Мөхәммәтнур Әгъләмҗанов, 1992-2011 нче елларда Мөхәммәтҗанов Рөстәм Хәмит улы, 2011-2019 нчы елларда Гәзизҗанова Гөлнур Вакыйф кызы, 2019 нчы елдан Гайбадуллин Илнур Бакый улы бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек итә.

  • Директор:

    Гайбадуллин Ильнур Бакый улы

  • Телефон:
    • 8(84362)44-7-52
  • Электрон почта:

    bolartash@yandex.ru

  • Адресы:

    Олы Арташ авылы, Үзәк урамы, 33 нче йорт