Лесхоз урта гомумбелем бирү мәктәбе
-
Тасвирлама:
Лесхоз бистәсендә беренче мәктәпкә нигез 1938 елда салына. Ул мәктәп кечкенә генә агач бинада урнашкан була. Анда барлыгы 6 укучы белем алган. Бөек Ватан сугышы башлангач, әлеге мәктәп ябыла, янадан 1944 елда башлангыч мәктәп узенең ишекләрен янәдән ача. 1957 елда мәктәпнең яңа бинасы салыну сәбәпле, мәктәп 7 еллык итеп узгәртелә. Совет чорында барлыкка килгән пионер оешмалары да мәктәп тарихында зур эз калдырган. Мәктәп формасы, кызыл галстук, шушы бәхетле еллар истәлеге. 20 елдан соң, 1978 елда мәктәпнең хәзерге бинасына нигез салына. Яңа мәктәп бинасы 220 укучыга исәпләнгән. Мәктәптә актлар залы,спорт зал, ашханә, 19 кабинет, компьютер классы, библиотека һәм бассейн бар.Хәзерге вакытта мәктәптә барлыгы 133 укучы белем һәм тәрбия ала, аларга 24 укытучы белем бирә.
-
Директор:
Нигъмәтҗанов Фәргат Тәлгат улы
-
Телефон:
- +7 (84362) 4-42-14
-
Электрон почта:
lesxozsaba@yandex.ru, 3546000003@tatar.mail.ru
-
Адресы:
Лесхоз бистәсе, Заправочная урамы, 20 нче йорт