Саба районындагы мәктәпләр
Әлеге бүлектә Саба районындагы мәктәпләрнең фото, адрес, электрон почтасы, телефон номерлары һәм кыскача тарихы турында мәгълүматны таба аласыз.
-
Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: 1917 елгы революциягә кадәр Юлбатта хөкүмәт тарафынан ачылган мәктәпләр булмый. Балалар мулла һәм абыстайларга барып дин сабагы алганнар. Авылларда мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшләгән. Мәгариф нәкь менә шул мәчет- мәдрәсәләрдән башланган да инде.1917 елдан соң аерым йортларда балаларны укыту оештырыла.Юлбат авылына беренче укытучы итеп Мифтахетдин Фәхетдинов раслана.1924 елдан волбашкарма утырышы карары белән халык акчасы хисабына салынган мәктәпләр эшли башлый.Авылга укытучы булып Иманкулова Газизә билгеләнә. 1932 нче елда авылда беренче башлангыч мәктәп салына. 1974 нче елда яңа башлангыч мәктәп бинасы салына. 1982 нче елда Юлбат башлангыч мәктәбе бинасында сигезьеллык мәктәп ачыла. Мәктәптә Юлбат,Тенеки, Йосыф –Алан ,Калатау авылларыннан җыелган укучылар белем ала. 1989 елда 192 урынга исәпләнгән ике катлы урта мәктәп бинасы сафка баса. 13 класс кабинет, спортзал, ашханә,китапханә тулы көченә эшли башлый.Мәктәпнең гомуми мәйданы 1620 кв.м. 1995 елда “Туган якны өйрәнү “музее ачыла.1998 елда яңа остаханә тозелә, ә 2010 елда әлеге остаханә балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Бала саны кимү сәбәпле, 2014 нче елның 1сентябреннән мәктәп Юлбат төп гомуми белем биру мәктәбе статусын ала. Бугене кондә мәктәп территориясе 1229,4 кв.м.2024 елда яңа футбол мәйданчыгы ачылды.
Телефон: - +7(843)-624-37-26
- +7(843)-624-37-56
Адресы: Юлбат авылы, Мәктәп урамы, 1 нчы йорт
-
Олы Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: 1934 елда Олы Шыңарда җидееллык мәктәп ачыла. Аны ТБУМ – тулы булмаган урта мәктәп дип атыйлар. Анда Оет, Чулпыч һәм Сабай, Олы Шыңар, Кече Шыңар авылларыннан килеп укый башлыйлар. 1960 елда Олы Шыңар җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1965-1971 елларда үзебезнең “Авангард” колхозы көче белән кызыл кирпечтән яңа мәктәп бинасы салына. 1977-1978 уку елында Олы Шыңар сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. Тугызынчы-унынчы сыйныфка Югары Симет, Түбән Симет, Иске Мичән, Яңа Мичәннән дә укучылар килә. 2007 елның 1 сентябрендә Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары уртасында 160 урынга исәпләнгән ике катлы заманча мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды. Шул ук елны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов карары нигезендә Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбенә Әсхәт Ахунҗан улы Ахунҗанов исеме бирелде.
Телефон: - +7(843)-624-12-10
Адресы: Олы Шыңар авылы, Кооператив урамы, 33 йорт.
-
Шәмәрдән «Усеш» лицее
Тасвирлама: 1922 нче елда Шәмәрдәндә башлангыч тимер юл мәктәбенә нигез салына, ә 1934 нче елда ул җиде еллык Шәмәрдән мәктәбенә әйләнә. 1957-59 нчы елларда урта мәктәп укучылар һәм техник эшчеләр көче белән зурайтыла, яңа өстәмә корылмалар салына. 1954 нче елда урта мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Ул елны ике сыйныфтагы 36 укучыга аттестат тапшырыла. 1972 нче елда Шәмәрдәндә яңа мәктәп төзелә. Аның директоры итеп Хамзин Шәүкәт Әнвәр улы билгеләнә. Мәктәптә заманча җиһазландырылган кабинетлар, ике компьютер сыйныфы, китапханә, музей, ашханә, медицина кабинеты була. Мәктәптә 1144 укучы укыган, 120 укытучы эшләгән. 2004 нче елда 1000 укучыга исәпләнгән яңа, матур мәктәп үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә «Шәмәрдән лицее «Үсеш»тә үз һөнәрен яратучы, иҗади педагогик коллектив көчен куя. Шуның нәтиҗәсе буларак укучылар бик күп бәйге, олимпиада җиңүчеләре булуга ирешәләр.
Телефон: - 8(84362)3-22-90
- 3-24-24
- 3-23-44
- 3-28-33
Адресы: Шәмәрдән авылы, Ф. Кәрим ур., 2
-
Түбән Шытсу төп гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: 1913 нче елларда указлы мулла исемен йөрткән Хөсәен Юнысов үз хисабына мәдрәсә салдырып, Түбән Шытсу, Югары Шытсу, Сатлыган Ключ авылы малайларын укуга тарткан. Бөек Октябрь революциясеннән соң 12 ел буе балалар укыту шул мәдрәсә бинасында барган. 1929 елда ике класс бүлмәсе, ял һәм уеннар өчен олы залы, керү белән аяк киемнәрен салу бүлмәсе,укытучы квартирасы,ашханә һәм туалеты да эчтә урнашкан,запас ишекле агач бина өлгерә. Соңыннан бу бина җидееллык мәктәп өчен яраклаштырылып үзгәртелә. Утызынчы еллар азагында башлангыч мәктәпне җидееллыкка үзгәртеп ала. Ләкин сугыш аркасында мәктәп бер чыгарылыш та бирә алмый кала. Мәктәп белән җитәкчелек иткәннәрдән Утяганов Дилүс, Купшиов Василий, Шакиров Сабирҗан, Юзмиев Ринат, Низамов Тәлгать исемнәре тирән ихтирамга лаек. 1984 нче елда Түбән Шытсу урта мәктәбе беренче чыгарылышын бирә. 2002 нче елда яңа бина төзелә. 2014 нче елдан мәктәп төп мәктәп итеп үзгәртелә.
Телефон: - +7(843)624-64-24
Адресы: Түбән Шытсу авылы, Тукай урамы, 1 а йорты
-
Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе
Тасвирлама: 1985 нче елда Шекше авылында яңа ике катлы мәһабәт бина - мәктәп калка. Яңа мәктәп төзелешен башлауга сигезьеллык мәктәп директоры Ахмәтгалиев Ислам Галиевич зур көч куйган. Бу эшне аннан соң директорлык вазифасын башкаручы Кәримов Рәшит Хабибрахман улы дәвам иткән. 1986 нчы елдан Шекше сигезъеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм күрше Явлаштау, Мишәбаш авылыннан да укучылар килеп укыйлар. Иске мәктәпне сүтеп, алар өчен интернат төзелә. 1986-2001 нче елларда укучылар шушы интернатта торып укыйлар. 1992 нче елдан мәктәп белән шушы мәктәпне тәмамлаучы Әмиров Фаил Мияссәр улы җитәкчелек итә башлый. 1995 нче елда мәктәп газ белән җылытуга күчерелә. 2005 нче елның җәендә мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелә. Кабинетларга реконструкция ясап, өстәмә бүлмәләр булдырыла. Балалар бакчасы мәктәп белән бер бинага күчә. Уку бер генә сменага кала. Уку – укыту, тәрбия эшләре өчен тагын да уңайлы шартлар булдырыла. 2006 нчы елдан мәктәп директоры вазыйфасы Зәйнәгыев Наил Мөхәммәтхан улына тапшырыла. 2022 нче елдан мәктәп белән Ханнанов Илдар Фәнис улы җитәкчелек итә.
Телефон: - 8(843) 6246118
Адресы: Шекше авылы, Мәктәп урамы, 4а йорты