Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе

Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе
  • Тасвирлама:

    1985 нче елда Шекше авылында яңа ике катлы мәһабәт бина - мәктәп калка. Яңа мәктәп төзелешен башлауга сигезьеллык мәктәп директоры Ахмәтгалиев Ислам Галиевич зур көч куйган. Бу эшне аннан соң директорлык вазифасын башкаручы Кәримов Рәшит Хабибрахман улы дәвам иткән. 1986 нчы елдан Шекше сигезъеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм күрше Явлаштау, Мишәбаш авылыннан да укучылар килеп укыйлар. Иске мәктәпне сүтеп, алар өчен интернат төзелә. 1986-2001 нче елларда укучылар шушы интернатта торып укыйлар. 1992 нче елдан мәктәп белән шушы мәктәпне тәмамлаучы Әмиров Фаил Мияссәр улы җитәкчелек итә башлый. 1995 нче елда мәктәп газ белән җылытуга күчерелә. 2005 нче елның җәендә мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелә. Кабинетларга реконструкция ясап, өстәмә бүлмәләр булдырыла. Балалар бакчасы мәктәп белән бер бинага күчә. Уку бер генә сменага кала. Уку – укыту, тәрбия эшләре өчен тагын да уңайлы шартлар булдырыла. 2006 нчы елдан мәктәп директоры вазыйфасы Зәйнәгыев Наил Мөхәммәтхан улына тапшырыла. 2022 нче елдан мәктәп белән Ханнанов Илдар Фәнис улы җитәкчелек итә.

  • Директор:

    Ханнанов Илдар Фәнис улы

  • Телефон:
    • 8(843) 6246118
  • Электрон почта:

    shikshisaba@yandex.ru

  • Адресы:

    Шекше авылы, Мәктәп урамы, 4а йорты