Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе
-
Тасвирлама:
1917 елгы революциягә кадәр Юлбатта хөкүмәт тарафынан ачылган мәктәпләр булмый. Балалар мулла һәм абыстайларга барып дин сабагы алганнар. Авылларда мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшләгән. Мәгариф нәкь менә шул мәчет- мәдрәсәләрдән башланган да инде.1917 елдан соң аерым йортларда балаларны укыту оештырыла.Юлбат авылына беренче укытучы итеп Мифтахетдин Фәхетдинов раслана.1924 елдан волбашкарма утырышы карары белән халык акчасы хисабына салынган мәктәпләр эшли башлый.Авылга укытучы булып Иманкулова Газизә билгеләнә. 1932 нче елда авылда беренче башлангыч мәктәп салына. 1974 нче елда яңа башлангыч мәктәп бинасы салына. 1982 нче елда Юлбат башлангыч мәктәбе бинасында сигезьеллык мәктәп ачыла. Мәктәптә Юлбат,Тенеки, Йосыф –Алан ,Калатау авылларыннан җыелган укучылар белем ала. 1989 елда 192 урынга исәпләнгән ике катлы урта мәктәп бинасы сафка баса. 13 класс кабинет, спортзал, ашханә,китапханә тулы көченә эшли башлый.Мәктәпнең гомуми мәйданы 1620 кв.м. 1995 елда “Туган якны өйрәнү “музее ачыла.1998 елда яңа остаханә тозелә, ә 2010 елда әлеге остаханә балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Бала саны кимү сәбәпле, 2014 нче елның 1сентябреннән мәктәп Юлбат төп гомуми белем биру мәктәбе статусын ала. Бугене кондә мәктәп территориясе 1229,4 кв.м.2024 елда яңа футбол мәйданчыгы ачылды.
-
Директор:
Фатхриев Ильшат Ильнурович
-
Телефоннар:
- +7(843)-624-37-26
- +7(843)-624-37-56
-
Электрон почта:
ulbatsaba@mail.ru
-
Адресы:
Юлбат авылы, Мәктәп урамы, 1 нчы йорт