Олы Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбе
-
Тасвирлама:
1934 елда Олы Шыңарда җидееллык мәктәп ачыла. Аны ТБУМ – тулы булмаган урта мәктәп дип атыйлар. Анда Оет, Чулпыч һәм Сабай, Олы Шыңар, Кече Шыңар авылларыннан килеп укый башлыйлар. 1960 елда Олы Шыңар җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1965-1971 елларда үзебезнең “Авангард” колхозы көче белән кызыл кирпечтән яңа мәктәп бинасы салына. 1977-1978 уку елында Олы Шыңар сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. Тугызынчы-унынчы сыйныфка Югары Симет, Түбән Симет, Иске Мичән, Яңа Мичәннән дә укучылар килә. 2007 елның 1 сентябрендә Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары уртасында 160 урынга исәпләнгән ике катлы заманча мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды. Шул ук елны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов карары нигезендә Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбенә Әсхәт Ахунҗан улы Ахунҗанов исеме бирелде.
-
Директор:
Мөбәрәков Рамил Гилемхан улы
-
Телефон:
- +7(843)-624-12-10
-
Электрон почта:
shinarsaba@yandex.ru
-
Адресы:
Олы Шыңар авылы, Кооператив урамы, 33 йорт.