Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Шытсу төп гомумбелем бирү мәктәбе

Түбән Шытсу төп гомумбелем бирү мәктәбе
  • Тасвирлама:

    1913 нче елларда указлы мулла исемен йөрткән Хөсәен Юнысов үз хисабына мәдрәсә салдырып, Түбән Шытсу, Югары Шытсу, Сатлыган Ключ авылы малайларын укуга тарткан. Бөек Октябрь революциясеннән соң 12 ел буе балалар укыту шул мәдрәсә бинасында барган. 1929 елда ике класс бүлмәсе, ял һәм уеннар өчен олы залы, керү белән аяк киемнәрен салу бүлмәсе,укытучы квартирасы,ашханә һәм туалеты да эчтә урнашкан,запас ишекле агач бина өлгерә. Соңыннан бу бина җидееллык мәктәп өчен яраклаштырылып үзгәртелә. Утызынчы еллар азагында башлангыч мәктәпне җидееллыкка үзгәртеп ала. Ләкин сугыш аркасында мәктәп бер чыгарылыш та бирә алмый кала. Мәктәп белән җитәкчелек иткәннәрдән Утяганов Дилүс, Купшиов Василий, Шакиров Сабирҗан, Юзмиев Ринат, Низамов Тәлгать исемнәре тирән ихтирамга лаек. 1984 нче елда Түбән Шытсу урта мәктәбе беренче чыгарылышын бирә. 2002 нче елда яңа бина төзелә. 2014 нче елдан мәктәп төп мәктәп итеп үзгәртелә.

  • Директор:

    Әхмәтшин Илнур Ирек улы

  • Телефон:
    • +7(843)624-64-24
  • Электрон почта:

    shitsysaba@yandex.ru

  • Адресы:

    Түбән Шытсу авылы, Тукай урамы, 1 а йорты