Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе
-
Тасвирлама:
Сатыш авылында мәгариф үсеше 18 нче гасыр азагында ачылган мәдрәсәдән башланган. Мәдрәсәдә дин сабаклары белән беррәтттән дөньяви фәннәр укытылган.1923 нче елда беренче башлангыч мәктәпне Григорий Петрович ачкан һәм укыткан. 1932 елда Сабадан Сатышка җидееллык мәктәп күчеп төшкән. 1937-38 елларда Сатышта ике катлы агач мәктәп салынган. 1973 елның 20 мартында яңа ике катлы таш мәктәпнең беренче фундаментлары кайтарылган. 1976 елда мәктәп төзелеп беткән. 1978 елның 16 февралендә яңа мәктәптә укый башлаганнар. 1978-1979 уку елында тугызьеллык, 1979-1980 уку елында уньеллык итеп оештырылган. 1979-1980 уку елында мәктәп "беренче карлыгачлар"ын очырган. Мәктәп ике катлы. Биредә барлыгы 19 фән кабинеты, 2 уку остаханәсе, спортзал, китапханә бар. Мәктәп территориясе 15074 кв.м җир биләп тора, мәктәп яны тәҗрибә участогы 0,76 га. Футбол кыры, йөгерү өчен мәйданчык җиһазландырылган. Мәктәпкә 2010 елның 22 мартында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ш.З.Зиннуров исеме бирелде. Мәктәптә "Туган якны өйрәнү" һәм Ш.З.Зиннуровның музей-бүлмәсе эшли.
-
Директор:
-
-
Телефон:
- +7(843)-624-83-47
-
Электрон почта:
satishsaba@yandex.ru, Ssat.Sab@tatar.ru
- Социаль челтәрләр:
-
Адресы:
Сатыш авылы, Ленин урамы, 17 йорт