Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе
-
Тасвирлама:
Эзмә урта мәктәбенең тарихы еракларга барып тоташа. Бөек Октябрь социалистик революциясенен 7 еллыгы уңаеннан Эзмә авылында 1924 нче елда мәктәптә белем бирү системасы тулысынча яңача укуга күчә. 1934 нче елда авыл уртасында 4 класслы мәктәп салына. 1940 нчы елда Эзмәдә җидееллык мәктәп оештырыла. Ләкин җидееллык мәктәп бер генә ел эшләп кала. 1941нче елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул яңадан башлангыч мәктәп булып үзгәртелә. 1949 нчы елда Эзмәдә җидееллык мәктәп ачыла. 1959 – 1960 нчы уку елында Эзмә җидееллык мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1968 елнын январендә мәктәп каршында интернат ачыла. 1978 елның августында Эзмә сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1982 нче елның көзендә Эзмә урта мәктәбенә кирпечтән 320 урынлы яңа типовой мәктәп салу эшенә керешелә. 1984-1985 нче уку елы башында барлык уңайлыклары булган, хәзерге мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.
-
Директор:
Гыйбадуллин Зөлфәт Фоат улы
-
Телефоннар:
- 8(84362) 4-91 - 95 (факс)
- 8(84362) 4-91 - 75
-
Электрон почта:
izmasaba@yandex.ru
- Социаль челтәрләр:
-
Адресы:
Эзмә авылы, Мәктәп урамы, 5нче йорт