К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе
-
Тасвирлама:
1933 нче елда Иске Икшермә авылында башлангыч мәктәп ачыла. Сугыштан соңгы елларда бу мәктәп белән Вафин Разак җитәкчелек итә. 1953 елда мәктәп урта мәктәп статусы ала. Мәктәп белән Бариев Хәлим Бари улы җитәкчелек итә. 1957 елның 17 маенда район мәгариф бүлеге Байкиев Кави Сәлим улын мәктәп белән идарә итергә билгели. 1959 елның беренче сентябренә күрше хуҗалыкларның уртак тырышлыгы белән мәктәп ачыла. 1970 елда мәктәптә 500 укучы исәпләнә, шуларның 240 ы мәктәп интернатында яши. Озынайтылган көн төркемендә 150дән артык кеше шөгыльләнә. Мәктәптә 25 авылдан килгән балалар урта белем ала. 1984 елда 464 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп корпусы төзелә. 1994-2013 елларда мәктәп белән Петров Александр Владимирович идарә 2013 елның мартыннан мәктәп белән Галияхмәтов Роберт Рәшит улы җитәкчелек итә. 2013 нче елның 1 нче сентябреннән Икшермә урта гомуми белем бирү мәктәбе кадет мәктәп-интернаты итеп үзгәртелә һәм «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе» дип атала. Биредә республиканың 10 районыннан, Киров өлкәсеннән һәм Казан шәһәреннән тәрбияләнүчеләр укый. 2016 нчы елда мәктәп белән Бикмөхәммәтов Илдус Шайсолтан улы җитәкчелек итәр башлый . 2020 елның мартыннан хэзер конгэ кадэр мәктәп белэн Хидиятуллин Айрат Нурфаяз улы җитәкчелек итә.
-
Директор:
Хидиятуллин Айрат Нурфаяз улы
-
Телефон:
- 8(84362)41642
-
Электрон почта:
ikshyrmasaba@yandex.ru
-
Адресы:
Иске Икшермә авылы, Ленин урамы, 17 нче йорт