Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Сабадагы «Лесная сказка» күңел ачу-кунакханә комплексы

Сабадагы «Лесная сказка» күңел ачу-кунакханә комплексы
  • Тасвирлама:

    «Лесная сказка» кунакханә-күңел ачу комплексы - табигатьтә актив ял көннәрен үткәрергә мөмкин булган иң яхшы урын! Комплексның мәйданы - 22 гектар, анда 20 кеше сыйдырышлы 13 йорт, шулай ук һәр йортта 24 урынлы зур компанияләр өчен ике кечкенә өйчек бар. Барлыгы - 185 урын. Йортлар җылытыла, һәр йортта кухня зонасы, санузел, душ кабинасы, телевизор, микродулкынлы мич, электр чәйнеге бар. Ел әйләнәсе видеокүзәтү алып барыла.

  • Телефон:
    • тел.: +7(927)430-90-91
  • Сайт:

    https://lesskazkasabi.ru/

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Байлар Сабасы, Сказочная урамы, 2 йорт, e-mail: faxrus@mail.ru

Кунакханә-күңел ачу комплексы биләмәсендә җәй көне су коенырга мөмкин булган муниципаль пляж урнашкан. Актив ял итү өчен квадроцикл, багги, көймә, катамаран, велосипедлар, снегоход, чаңгы, тюбинглар, шулай ук спорт корылмалары һәм таулар бар. Монда сез йорт хайваннарын һәм кошларны: тавыкларны, казларны, сарыкларны, бытбылдыкларны, күркәләрне, куяннарны күзәтә аласыз. «Лесная сказка» урнашкан урын футбол, өстәл теннисы, фехтование һәм башка спорт төрләре буенча 5-10 көнлек спорт җыеннары оештырырга мөмкинлек бирә. «Лесная сказка»да корпоратив ял, спорт җыеннары, чыгарылыш кичәләре, юбилейлар, туйлар, тантаналы чаралар, яңа ел чаралары оештырырга мөмкин. Директоры Фахретдинов Рифкат Ринат улы.