Саба районында табигатьтә ял итү урыннары
Саба районында матур табигате, күлләре белән хозурланып ял итү урыннары бар. Монда ял итеп кенә калмыйча, балык тотарга, җиләк-гөмбә җыярга, сәламәтлекне дә ныгытырга мөмкин.
-
Миңгәр («Minger Tower») ял итү комплексы
Тасвирлама: Саба районындагы Миңгәр авылында урнашкан бу комплекс матур табигате, күлләре, хәләл ризыгы, мунчасы белән җәлеп итә. Монда ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлекне дә ныгытырга мөмкин. Бәясен нинди номер, күпме кеше белән ял итүгә карап билгелиләр.
Телефон: - +7 (843) 562-03-00
Адресы: Шәүкәт Биктимеров урамы, 12 йорт
-
Сабадагы «Лесная сказка» күңел ачу-кунакханә комплексы
Тасвирлама: «Лесная сказка» кунакханә-күңел ачу комплексы - табигатьтә актив ял көннәрен үткәрергә мөмкин булган иң яхшы урын! Комплексның мәйданы - 22 гектар, анда 20 кеше сыйдырышлы 13 йорт, шулай ук һәр йортта 24 урынлы зур компанияләр өчен ике кечкенә өйчек бар. Барлыгы - 185 урын. Йортлар җылытыла, һәр йортта кухня зонасы, санузел, душ кабинасы, телевизор, микродулкынлы мич, электр чәйнеге бар. Ел әйләнәсе видеокүзәтү алып барыла.
Телефон: - тел.: +7(927)430-90-91
Социаль челтәрләр: Телеграм: https://t.me/leskazkasabi
Адресы: Байлар Сабасы, Сказочная урамы, 2 йорт, e-mail: faxrus@mail.ru