Югары Шытсу авылында яшәүче Нурислам Нәбиуллин һәм Разыя Нәбиуллинаның бергә гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулды

Безнең өчен кадерле кешеләребез- әти-әниебез! Сезне бу истәлекле көнегез белән котлыйбыз! Тату-матур гаиләдә әле тагын озак еллар яшәргә язсын!
Иңнәрне – иңгә куеп,
Яшәдегез 65 ел бергә.
Барлык балалар, оныклар исеменнән
Рәхмәтебез зур Сезгә!
Бүгенгесе безгә кадерле,
Өзеп тора бәгырьне-
Эх, бер яшисе иде тагын
Әти-әни белән бергә
Калган бөтен гомерне!
Әти-әниләрне олылыйк,
Туган йортка эзне суытмыйк.
Өлкәннәрнең аяк астында ук
Оҗмах икәнлеген онытмыйк!
Иң изге теләкләр белән улыгыз Илдар, киленегез Фәнзия.Бу теләкләргә оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз да кушылалар.
Комментарии
0
0
Котлыйбыз
0
0