Нургалиевларның бәхет формуласы
Район яңалыклары

Нургалиевларның бәхет формуласы

Планетадагы барлык балалар беренче булып нинди сүз әйтә? Әлбәттә, «әни»! Кем безнең өчен әнидән кадерлерәк һәм якынрак? Беркем. Әни – ул үз баласына бөтен җаны белән бирелгән бердәнбер кеше.

Бишенче дәрәҗәдә бәхетле

Иләбәр авылында яшәүче Алинә Нургалиева бер генә тапкыр түгел, образлы итеп әйткәндә, бишенче дәрәҗәдә бәхетле. Күптән түгел без аларда булдык. Уңайлы йортның бусагасында безне гаилә башлыгы Булат Нургалиев каршы алды. Ә арттарак татар ханымнарына хас тыйнаклык күрсәтеп, тыныч, сөйкемле һәм гадәттән тыш үзенә тарта торган Алинә елмая иде. Төпчекләре Раян исә әти-әнисенең арасында бөтерелә, йә алгарак чыга, йә читкәрәк китә... Ул да «зур» инде, киләсе елга укырга керәчәк.

Иләбәргә бәхетле язмыш алып килгән

Алинә Илдус кызы Нургалиева 1982 елда Түбән Тагил шәһәрендә туган, ә Иләбәргә аны бәхетле язмыш алып килгән. Әнисе Шәмсенур Усманова 50 елдан артык гомерен мәктәптә эшләүгә багышлаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Һөнәри юлы төрле шәһәрләр белән бәйле: Лисичанск һәм Түбән Тагил шәһәрләрендә укыта, ә 1990 елда гаиләсе белән туган якларына кайта һәм эшләвен Саба урта мәктәбендә дәвам итә. Зур тәҗрибәсен истә тотып, Шәмсенур Гаяз кызын район мәгариф бүлегенә эшкә чакыралар, биредә методист буларак аның педагог-остаз сыйфаты тулы күләмдә ачыла.

Язмыш ике йөрәкне очраштыра

Алинә, әнисе юлыннан китеп, Арча педагогия көллиятендә укый, читтән торып Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетында югары белем ала. Ике ел Тимершык урта мәктәбендә укыта. «Алтын Саба» компаниясенә чит ил белгечләре белән аралашырга тылмач кирәклеген ишетеп, оешмага тәрҗемәче булып эшкә керә. Менә шунда ул булачак тормыш юлдашы Булат белән таныша. Язмыш бер-берсенә тиң парны очраштыра.

Никахлар күктә языла
Никахлар күктә языла

Көрәшченең юлы: Керәннән Иләбәргә

Булат Нургалиев –  Керәнне авылында үскән егет. Әтисе –  Иске Мичәннеке. Әнисе Фәния ханым Тукай исемендәге колхоздан аерылып чыккан Керәнне предприятиесенә бухгалтер итеп билгеләнгәч, Яр Чаллыдан 1991 елда кайткан гаилә шушы авылга күченә. Булат татарча көрәш белән мавыга, Инсаф Фәйзерахманов оештырган түгәрәккә йөри. Керәннедән үсмерләр арасында Татарстан чемпионы булган биш көрәшченең берсе ул. Сабантуй келәмнәренә чыга, «Саба таңнары» газетасы призына үткәрелгән ярышларда катнаша. Мәктәптән соң укуын Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Хезмәт юлын Явлаштау янындагы «Агронуклеус» җәмгыятендә башлый.

Дуслыктан мәхәббәткә

«Инде эшли башлаганыма киләсе февральдә ике дистә була. Алинәгә беренче елны ук игътибар иттем. Башта мөнәсәбәтләр исәнләшүдән узмады. Ул эшкә килә, мин киләм дигәндәй. Яшь вакытта кызлар озатулар булгандыр инде. Анысы гадәти хәл. Кемгәдер гашыйк уты кабынгандыр дип әйтә алмыйм. Ә Алинәгә күңел нык тартылды. Ешрак очраша башладык. Дуслык тора-бара мәхәббәткә әйләнде. Инде 2008 елда никахыбыз булды. 2009 елда, акчаларны барлап, үз көчебез белән туй ясадык», — дип сөйли Булат.

«Безнең барысы да в тандеме»

Ә кызның йөрәге егетне ничек кабул иткән соң? Кайсы ягы ошап, аның тынычлыгын алган? Бәлки игътибарлы карашыдыр? Күзләре дә алдамый яки мактанчык түгел, тыныч һәм якты.

«Алай аерым таләпләр куеп, тегенди яки мондый булсын дип уйланырга вакыт та калмаган, яшем бара иде. Иң мөһиме, характерларыбыз туры килде. Барлык сыйфатлары да ошый: тырыш, төпле акыллы, әйткән сүзендә тора, компромиска да бара белә. Бездә все в тандеме», — дип фикерен туплый Алинә.

Булат исә үзеннән берничә яшькә олырак гомер юлдашын гаилә тормышы алып бару, балалар үстерү өчен акылы утырган ышанычлы пар итеп күрә. Башта эшкә ике ел ярым Керәннедән килеп йөриләр дә, аннары Иләбәрдә ипотекага салынган йортта (төзелешнең 70 процентын Булат үз көче белән башкарып чыга) яши башлыйлар.

Биш бала – биш бәхет җимеше

«Ишле гаилә булырбыз дип уйламаган да идек. Үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Сөләйман белән Йосыф тугач, өченчесен дә алып кайтыйк, дидек тә, игезәкләр булып куйдылар. Әминә белән Әмилә дөньяга килде. Аларга хәзер 11 яшь. Төпчегебез Раян Ходай биргән мәхәббәт җимешенә әйләнде. Кемнәрдер берне дә алып кайта да алмый бит. Безнекеләр барысы да көтеп алынган балалар булды. Инде, Аллага шөкер, үсеп бетеп киләләр. Сөләйманыбыз Казанда энергетик булырга укый, тулай торак кешесенә әйләнде», -диләр Нургалиевлар.

Бәхет формуласы: өч ул, ике кыз

Гаилә башлыгы исә өч баланы планда тоткан булган. Үзе әйтмешли, спортчы, сәламәт кеше, гарип-гораба түгел. Нәселгә бәйле авырту-чирләүләр ихтималы булмагач, барысын да тыныч кабул иткән. Өч ул, ике кыз –  гаилә өчен идеаль баланс. Өч кыз һәм ике ул (3:2) нисбәте дә оптималь модель була алмый әле. Нургалиевларның бәхет формуласы әнә шулай килеп чыга.

«Инде безнең бурыч — балаларны бәхетле кешеләр итү. Алар хакына яши башладык. Барысында да мөстәкыйльлек тәрбияләргә тырышабыз. Сөләйманга һөнәр сайлау мөмкинлеген үзенә бирдек. Кызлар фотограф, стоматолог булабыз диләр. Икенче көнгә фикерләре үзгәреп тә куя. Аларның эше — сайлау, безнең бурыч теләгән һөнәрләре буенча белем алырга мөмкинлек тудыру. Бездән калмас, дибез», — дип уйларын уртаклый Булат.

 

«Үземнең бер генә — спортка ныклап кереп китмәгәнемә генә бераз үкенеч бар. Мин аны үкенеч тә димәс идем. Әтнәдә укыганда көрәш белән шөгыльләнергә шартлары юк иде. Соңрак спорт залында күнегү ясаганда аякның сеңере өзелеп, элекке хәлемә ел ярым дигәндә кайттым. Инде 8 ел көрәш келәменә чыккан юк. Минем Петропавловск-Камчаткада контракт буенча хезмәт итүче абыем Алмаз да мәктәптә укыганда көрәшче иде. Алма агачыннан ерак төшми», — ди гаилә башлыгы.

Балаларның затлы мавыгулары

Икенче улыбыз Йосыф мини-футбол белән шөгыльләнә. Алар команда белән Саба ягы данын күтәреп төрле чемпионатларга йөриләр, призлы урыннар алып кайталар. Кызларыбыз да калышмый, бию ансамбле белән конкурсларда катнашып, призер булалар. Спортта дәвамчым итеп кече улыбызны да күрәм. Киләсе елга укырга керә, бассейнга йөри, шул юнәлештә шөгылен дәвам итәсе иде», — ди Булат.

Футболны һәр егет ярата
Футболны һәр егет ярата

Йортта һәрберсенең үз эше

Гаиләдә йорт эшен бүлешү юк. Хәзерге вакытта Иләбәр балалар бакчасына тәрбияче булып күчкән Алинә өлгермәсә, вакыты булмагандыр ди дә, ашарга пешерергә дә иренми. Әмма хатыны әзерләгән камыр ризыкларын бернигә дә алыштырмый. Балаларның икенче катта һәрберсенең үз бүлмәсе (кызларныкы бергә). Дәрес әзерләү әти-әниләренең даими контролендә, кичкә таба кесә телефоннары беренче каттагы өстәлгә төшереп куелган булырга тиеш.

Хобби — өстәмә хезмәт

Булатның төп бурычы, әлбәттә, гаиләне матди якдан тәэмин итү. Төп эшеннән тыш вакытында өстәмә хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүен ул хобби дип атады. Кулы белгән кешегә тормышта ихтыяҗның бетеп торганы юк.

Бәхетле гаилә
Бәхетле гаилә

 


Нет комментариев