Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге битендә республика халкын Татарстан Дәүләт флагы көне белән котлады.
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев
«Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагына 35 ел тула! Безнең якты, истә калырлык символыбыз барлык татарстанлыларны берләштерә һәм туган республикабызның чәчәк атуы хакына яңа казанышларга рухландыра», – дип язган ТР Рәисе Макс мессенджерында.
«Туган ягыбыз гүзәл һәм тату булып, чәчәк атып, гөрләп торсын! Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән!» – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе шулай ук нейрочелтәрләр ярдәмендә булдырылган видеокотлау да урнаштырган.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstanlylarny-tr-flagynyn-35-ellygy-belan-kotlady-5932760
Нет комментариев