Эзмә урта мәктәбендә Әниләр көнен спорт бәйрәме белән билгеләп үттеләр
Район яңалыклары

Эзмә урта мәктәбендә Әниләр көнен спорт бәйрәме белән билгеләп үттеләр

Эзмә урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган «Әни белән бергәләп» дип исемләнгән күңелле стартлар уены узды.

 Ярышларда 5-6 сыйныф укучыларыннан торган командалар катнашты. Залда бәйрәмчә күтәренке рух хөкем сөрде. 4 бала һәм 4 әнидән торган командалар бергәләп тизлеккә, җитезлеккә һәм бердәмлеккә көч сынашты. Эстафета, туп белән йөгерү, йөгереп барып скакалка сикерү, кечкенә тупларны кәрҗиннәргә ату кебек биремнәр балаларга да, әниләргә дә ошады. Тамашачылар көч биреп торды, җанатарларның алкышлары бер минутка да тынмады.

Уенның төп максаты — гаилә белән мәктәпне бәйләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм, әлбәттә, әниләребезгә игътибар күрсәтү.


Нет комментариев