Әниләр көне якынлаша
Әниләр көне – әниләргә рәхмәт һәм мәхәббәт белдерү өчен билгеләнгән үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне балалар иң кадерле кешеләренә игътибар, кайгырту һәм йөрәк җылысы бүләк итәләр. Шушы матур бәйрәм кысаларында Төбәк авыл клубы мөдире Гөлфирә Һадиуллина истәлекле һәм матур чара оештырды. Мөхтәрәм затларны бәйрәм белән тәбрикләп Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин иң матур һәм җылы хисләрен җиткерде.
Чараны оештыручылар катнашучыларны сөендерергә һәм бу көнне һәркем өчен онытылмаслык итәргә тырыштылар. Концерт һәр көн балаларын тәрбияләүгә күңелләрен һәм йөрәк җылысын салган әниләргә рәхмәт һәм мәхәббәт чагылышына әверелде.
Нет комментариев