Бүген “Сабантуй” спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында бильярд ярышлары үткәрелде.
Бүген “Сабантуй” спорт комплексында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында бильярд ярышлары үткәрелде. Турнирда Әгерже, Актаныш, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Минзәлә, Саба, Сарман, Тукай районнары муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре әлеге спорт төрендә осталыкларын күрсәтте. Ачылыш тантанасында РТ спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов һәм Бөтендөнья күчмә уеннарының халыкара секретариаты җитәкчесе Нурсолтан Аденов җитәкчелегендәге кыргыз делегациясе катнашты.
“Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының финал ярышлары килеп җитте. Декабрьдә йомгаклыйбыз, алла бирсә. Бүген бильярд буенча ярышлар булачак. Бу районнарда хәл ителә торган көнүзәк проблемалар турында, алар ничек чишелеш таба – фикер алышу аралашу, дуслашу өчен менә дигән мөмкинлек. Саба районы бик кунакчыл һәм уйнар өчен уңайлыклар бар.. Без шундый көчле республикада яшибез, спортның мөһимлеген аңлаган һәм кайгырта белгән Рөстәм Нургали улы Миңнехановка барыбыз да рәхмәтле.
Сез җитәкләгән районнарда спорт белән шөгыльләнү өчен бик шәп шартлар бар. Ә сез, үрнәк буларак, төрле чараларда шәхсән катнашырга мөмкинлек табасыз. Бильярд өстәле артында көчле партнер, яхшы әңгәмәдәш булганда, бу әле икеләтә бәйрәм. Уңышларга ирешеп яшәвегезне телим, иң көчлесе җиңсен. Ә без кемнең иң көчле икәнен беләбез. Бу, чыннан да, шулай булып калачак”,–диде Хәлил Шәйхетдинов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Нурсолтан Аденов Кыргызстан Республикасы делегациясе исеменнән сәламләде. “Без җиденче Бөтендөнья күчмә уеннарына әзерлек буенча танышу визиты белән килдек. Ике ай элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Кыргызстанга эш визиты белән килде һәм 2028 елда Татарстан Республикасында булачак бөтендөнья күчмә уеннары эстафетасын кабул итте. Телләр, мәдәниятләр юкка чыгу процессы барганда, безгә мондый проектларны сезнең белән бергә югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Чөнки милли мәдәниятебезне, телебезне саклап калу, аны киләчәк буыннарга тапшыру, бу бик мөһим.
Татарстанга визит вакытында шундый чарага спартакиада ярышларына туры килү, дәүләт хезмәткәрләре арасында да шундый спорт чаралары узуын күрү бик күңелле. Нәкъ менә дәүләт хезмәткәрләренең мондый чараларда актив катнашулары сокландыра. Сезгә уңышлар һәм барыгызга да җиңүләр телисегез килә”, – диде Нурсолтан Аденов.
Ярышта катнашу үзе зур җиңү, дисәләр дә, аппетит ашаганда килгән кебек, бер уйный башлагач, сынатасы килми ул. Шуңа көч сынашу киеренке һәм мавыктыргыч барды. “Ярышларга зур омтылыш белән килдем. Уеннар эш турында гына түгел, гомумән гаилә хәлләре, тормыш мәсьәләләре хакында аралашу өчен дә кирәк. Җиңәргә теләмәсәң, нигә ярышларда катнашырга”,– диде Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин да.
Биш сәгать барган уеннардан ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
Беренче урынны быел да Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов яулады.
Мамадыш районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин – 2нче, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов 3нче урыннаны адылар. Бүләкләү тантанасында спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.
ФӘНИЛ МӘҮЛЕТОВ
Нет комментариев