Контрактчы Рөстәм Головиев: Ватаны өчен гомерен кызганмады
Район яңалыклары

Контрактчы Рөстәм Головиев: Ватаны өчен гомерен кызганмады

Саба районына тагын бер кайгылы хәбәр килде. Махсус хәрби операциядә хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз Рөстәм Альберт улы Головиев һәлак булган.

Рөстәм Головиев 1997 елның 9 декабрендә туган. Ул контракт нигезендә хәрби хезмәт үткән, штурм взводының штурм бүлекчәсендә хезмәт иткән. Рөстәм 2026 елның 28 мартында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган.

Мәрхүмне бу көннәрдә Шәмәрдән авылы зиратында җирләделәр. Хушлашу мәрасимендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов канашты. Мәрасимне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев алып барды.

Якташыбызны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, авылдашлары җыелды. Рөстәмнең әнисенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта, рухы тыныч булсын.


Нет комментариев