Килдебәк урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз белән очрашу узды
Район яңалыклары

Килдебәк урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз белән очрашу узды

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

Килдебәк урта мәктәбендә Батырлык дәресе узды. Бу очрашу җылы әңгәмәдән генә түгел, ә чын хәрби тормыш турындагы хакыйкатьне ишетүдән гыйбарәт иде.

Очрашуга чакырылган кунак – махсус хәрби операциядә катнашучы Зөлфәт Галимуллин булды. Ул укучыларга батырлыкның мода түгел, ә кешенең эчке ныклыгы, үз бурычына тугрылык икәнен аңлатты. «Туган илне саклау – иң мөһиме»,- диде Зөлфәт. Ул алгы сызыктагы иптәшләре арасындагы хәрби туганлык, көндәлек тормыш һәм солдат җаваплылыгы турында  сөйләде.

 


Нет комментариев