Саба туган якны өйрәнү музеенда Азат Әхмәдулинны искә алдылар
Район яңалыклары

Саба туган якны өйрәнү музеенда Азат Әхмәдулинны искә алдылар

Чарада “Мирас” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашты.

  Туган төбәгебездә туып үскән күренекле шәхесләр турында өйрәнүне дәвам итеп татар әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе  Әхмәдуллин Азат Гыйлмулла улын искә алу кичәсе булды. Кичәдә катнашучылар Азат Гыйлмулла улының тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштылар. Аның татар драматургиясе һәм театр сәнгате өчен кылган хезмәте, фәнни хезмәтләренең әһәмияте аерым тукталып үтелде.

Музей фондында сакланган документлар, китаплар һәм фотосурәтләр күрсәтелде, шулар аша галимнең Саба төбәге һәм бөтен Татарстан мәдәнияте тарихындагы урыны тагын да ачыграк күренде.


Нет комментариев