Саба урта мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге белән берлектә оештырылган интеллектуаль квиз уены үткәрелде
Саба урта мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге белән берлектә оештырылган интеллектуаль квиз уены үткәрелде. Уенда Саба урта мәктәбендә балалары I–XI сыйныфларда белем алган әниләр катнашты. Ун сыйныф һәм бишәр кешедән 10 команда (X сыйныфлар гына юк). Чараны татарча проектлар сценаристы Фаил Баязитов алып барды. Саба яшьләренә Авыл кадрда» проекты кысаларында "Медиа-остаханә” мастер-классы үткәрүче буларак таныш шоумен башта әлеге проектның асылын аңлатып китте. Саба яшьләре үз районнары турында фильм төшерергә тиешләр иде. Ул уңышлы гына гамәлгә ашырылган.
Эрудит булсан – уенда катнаш
Квиз-уенга килгәндә, аның мәгънәсе (инглизчә «quiz» – бирем, сорау) аңлатып торасы юктыр. Анда катнашучылар чикләнгән вакыт аралыгында белемнең төрле өлкәләреннән яки бер тематикадан сорауларга җавап бирәләр. Квиз ярыш буларак түгел, ә бер-берсен яхшырак белү, туганнарының көтелмәгән якларын ачу һәм бергәләп яңа гаилә традициясен булдыру өчен сәбәп буларак уйналды. Программа алты раундтан торды, аларның һәркайсы командаларны яңа яктан ачты. Сорауларга дөрес җавап бирү өчен математиканы, астрономияне, физиканы, тарихны белү, көчле мантыйкый фикерләү, эрудиция соралды.
Алдана торган урыны кайда?
Әйтик, китап һәм аңа кыстырып куя торган кәгазь 110 сум тора. Китап кыстыргычтан 100 сумга кыйммәтрәк. Кыстыргыч күпме тора? Тиз генә (75 секунд) “10 сум” дип җавап бирергә телисез икән, ялгышачаксыз. Кыскасы, чараны концерт номерлары белән аралаштырган џђм ярышны књзђткђн балаларга ”Безнең әни булдыра ала, ул барысын да белђ” дип теләргә генә калды. Кемнең ничек булдырганын бүләкләүләр күрсәтте. Җиңүне II “а” һәм “б” сыйныфлары әниләре (“Пуговки” командасы) яулады.
“Квизга әзерләнергә вакыт булмады. Шулай да бер команда булып туплангач, сынатмадык. Сораулар, чыннан да, катлаулы, ләкин кызыклы иде Бигрәк тә финал руанды биремнәре күп белем таләп итте. Безнең командадан Гөлназ Газизуллина аеруча тырышты дияр идем Ул – лидер”,– диде Аишаның әнисе Луиза Гомәрова. “Супер мама” командасына (VII сыйныф әниләре) – 2нче, “Йолдызлар” (VIII сыйныф) 3нче урынны алды. Калган командалар аерым номинацияләрдә җиңүче булды.
“Әниләр көне – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Бүгенгесе, безгә мөрәҗәгать белән чыккач, Саба урта мәктәбе белән берлектә әниләрнең уй-хыялларын белер, балалар телендә сөйләшүләрен яңартыр, яшьлекләренә алып кайтыр өчен үткәрергә булдык. Әниләргә ошагандыр дип уйлыйбыз. Кичләрне-кичәләрне яшьләр, әти-әниләр, гомумән, халык белән бергә үткәрсәк, без үзебезнең эшчәнлекне дөрес юнәлештә, актуаль темаларны алга сөреп алып барырбыз дигән уй-теләктә калам”, – диде “Яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров.
Квизда дуслык җиңде. Барысының да кәефе бик яхшы иде. Залда бер-береңә карата кызыксыну һәм ић кадерлесе файдалы үткәргән вакыт дигән хис-кичерешлђр хөкем сөрә иде.
Фђнил МЂЊЛЕТОВ.
Нет комментариев