Бүген «Оста» балалар иҗат үзәге базасында «Агачка нәфис бизәк төшерү» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды.
Чемпионатта районның 17 белем бирү оешмасыннан 22 яшь оста катнашты. Алар хохлома һәм гжель ысуллары белән бизәк төшерү буенча үзара көч сынаштылар. Балалар агачка традицион нәфис бизәкләр төшерү осталыкларын, иҗади сәләтләрен һәм декоратив-гамәли сәнгать техникасын ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен күрсәттеләр. Чемпионатның баш экспертлары — Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г. Р. һәм Галиева Э. Р. катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.
Чемпионат нәтиҗәләре: 5—7 нче сыйныфлар: I урын — Галиәхмәтова Сәйдә, Олы Кибәче урта мәктәбе; II урын — Нәҗметдинова Зарина, Саба урта мәктәбе; III урын — Зәйнуллина Зилия, Шекше төп мәктәбе.8—11 нче сыйныфлар: I урын — Кучукбаева Амилия, Икшермә кадет мәктәп-интернаты; II урын — Хәсәнова Дилә, Саба гимназиясе; III урын — Хәмитова Язгөл, Икшермә кадет мәктәп-интернаты.Җиңүчеләрне, призлы урыннар яулаучыларны һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар, бетмәс илһам, яңа казанышлар һәм зур җиңүләр телибез!
Нет комментариев