“Яшьлек” коллективы — “Иҗади уңыш”та Гран‑при һәм ике беренче дәрәҗә!
Район яңалыклары

“Яшьлек” коллективы — “Иҗади уңыш”та Гран‑при һәм ике беренче дәрәҗә!

Саба балалар сәнгать мәктәбенең “Яшьлек” хореография коллективы (җитәкчесе Мөбарәкҗанова А.З.) Ульяновск шәһәрендә узган «Иҗади уңыш» XIII Халыкара инструменталь, вокаль, хореографик һәм театр сәнгате конкурсында катнашты.

«Халык-сәхнә биюен стилизацияләү» номинациясендә «Картошку копать, не руками махать!» биюе өчен һәм «Татар биюе» номинациясендә «Тубәтәй» биюе өчен ансамбль ике тапкыр 1 дәрәҗә лауреат исменә лаек булды. Конкурсның жюри карары буенча, «Яшьлек» хореография коллективына Гран-при кубогы һәм киләсе конкурсларда катнашу өчен 10 000 сумлык сертификат тапшырылды. Коллектив җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А. З. «Профессиональ осталык өчен» дипломы белән буләкләнде.


Нет комментариев