Алабугада курай моңы яңгырады: икенче Республика фестиваль-конкурсы нәтиҗәләре
Яңалыклар

Алабугада курай моңы яңгырады: икенче Республика фестиваль-конкурсы нәтиҗәләре

Алабуга шәһәрендә ТР курайчыларының икенче Республика фестиваль-конкурсы узды. Аны Мәдәният министрлыгы һәм «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесе оештырды.

Бу конкурста Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара шәһәрләре, Балтач, Чирмешән, Сарман, Саба районнарыннан 150дән артык конкурсант катнашты. Саба сәнгать мәктәбе укучыларытөрле номинацияләрдә 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар. «Укытучы-укучы» номинациясендә (2 төркем), А. Ярмөхәммәтов (укытучысы Солтанов С. Н.) — 2 дәрәҗә Лауреат; М. Гатауллин (3 төркем) — 3 дәрәҗә Лауреат (укытучысы Гатауллин И. Ю.).

«Кече ансамбльләр» номинациясендә (2 төркем) курайчылар дуэты — И. Галиев һәм А. Гайфуллин (укытучы Солтанов С. Н.) — 3 дәрәҗә Лауреат. Курайчылар триосы (3 төркем) Н. Хадиев, А. Гатауллин һәм А. Шарипов (укытучы С. Н. Солтанов) — 2 дәрәҗә Лауреат.«Курай моңы» ансамбле (2 төркем) З. Гыймадиев, А. Хәсәнов, А. Фәтхрахманов, И. Тимергалиев (укытучы И. Ю. Гатауллин) — 2 дәрәҗә Лауреат. Фестивальне оештыручылар тарафыннан катнашучылар өчен Алабуга шәһәренең музей-күргәзмә комплексларына экскурсия оештырылды.

Экскурсия вакытында балалар күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар һәм яхшы тәэсирләр алдылар. Укытучылар исә «Киләчәкнең музыкаль кластерлары: башкару һәм укытуның инновацион методикаларын интеграцияләү» темасына багышланган Республика фәнни-гамәли семинарында катнаштылар.


Нет комментариев