Татарстан фигуралы шуучылары 20-23 ноябрьдә Казанның Спорт сараенда узучы «Идел-2026» Бөтенроссия ярышларында ике алтын һәм бер бронза медаль яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Риана Кадыйрова 206,22 балл нәтиҗәсе белән хатын-кызлар турнирында җиңде. Кыска программадан соң ул 72,18 балл белән беренче урынны алды, ә ирекле программада икенче нәтиҗә күрсәтте – 134,04 балл.Ильяс Хәлиуллин спорт мастерлыгына кандидат разрядында үсмерләр арасындагы ярышларда җиңү яулады. Ул ике программада да иң яхшысы булды һәм барлыгы 253,17 балл, шул исәптән ирекле программа өчен 166,42 балл җыйды.Татарстанга тагын бер медальне спорт мастерлыгына кандидат разрядында өченче урынны алган Риана Ганиева китерде.
Нет комментариев