Быел «Нечкәбил» республика конкурсында «Алтын Нечкәбил» титулына Әгерҗе районыннан Гөлназ Галәмшина лаек булды. Ул әлеге титул белән бергә шифаханәдә 5 көнлек ял итү өчен бүләк сертификаты алды.
Калган бүләкләр түбәндәгечә бүленде:Икенче урында – Рамилә Лаврентьева, Югары Ослан районы;Өченче урында – Светлана Максимова, Питрәч районы;Титул һәм бүләк лентасы «Иң нечкәбил» – Мәдинә Сафина, Саба районы;Тамашачылар симпатиясе призы – Олеся Вәлиева, Яшел Үзән районы;«Әти капиталы» призы – Олег Храмов, Яңа Чишмә районы.«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Нечкәбил – 2026» республика конкурсының финалы узды. Анда Татарстанның 9 районыннан һәм Казаннан 11 гаилә катнашты. Быел конкурсның зона этапларында 35 муниципаль районнан 54 гаилә үз талантларын күрсәтте.
Нет комментариев