Шәхси эшмәкәрлек өлкәсе  – һөнәри юнәлеш бирү темасы
Район яңалыклары

Шәхси эшмәкәрлек өлкәсе – һөнәри юнәлеш бирү темасы

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп яшендәгеләр белән очрашу уздырылды. Чарага гимназиянең 10”б” сыйныфы укучылары чакырылган иде.

Хезмәт, халыкны  эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп яшендәгеләр белән очрашу уздырылды. Чарага гимназиянең   10”б”  сыйныфы укучылары  чакырылган  иде.

“Безнең максат үсеп  килүче, тормыш юлларын  сайлау  алдында торган буынга  һөнәри юнәлеш бирү.

Укучыларны райондагы оешма-предприятиеләргә  алып  бару да практикага  керде. Бүгенге чарага эшмәкәрлек белән  шөгыльләнүчеләрне чакырдык. Темасы да “Уңышлы кешеләр” – районда үз өлкәләрендә югары уңышларга ирешкән, бай тәҗрибәле һәм максатчан шәхесләр белән очрашу дип атала. Бу чара — яңа идеяләр туплау, файдалы киңәшләр алу һәм фикердәшләр табу өчен менә дигән мөмкинлек.

Түгәрәк өстәл артында
Түгәрәк өстәл артында 

 

Мәшгульлек  үзәге үз эшләрен ачарга теләүчеләргә күптәннән булышлык күрсәтә. Дәүләт программалары аша бизнесларын  булдырганнар районда  шактый.  Бүген очрашуга “Тулпар” рестораны  хуҗасы Адилә  Хурамшинаны чакырдык. Алар районда эш бирүчеләр  булып саналалар. Адилә  апагыз  артында  эш  урыннары, бәлки  сезнең киләчәктәге хыялларыгыз ятадыр. Беренче  сүзне  аңа бирик”,– диде үзәк директоры Илнур Хәбибуллин.

«Тулпар» үзенә чакыра

  Чыннан да, Адилә Әдһәм кызы парта артында утырганда эшмәкәр булырга җыенмаган. Мәктәп  тәмамлаганнан соң махсус медицина белгечлеге  алып, 15 ел дәүләт учреждениесендә  эшләгән. Хәзер исә ул халыкка  җәмәгать туклануы  хезмәте   күрсәтү өлкәсендә уңышлы эшмәкәрлек эшчәнлеге  алып бара.

Алинә Хурамшина
Алинә Хурамшина

“2012 елдан ресторанда эшне  матур гына  дәвам итеп  киләбез.  Учреждение 150 кешегә  исәпләнгән,  15 кеше эшли. Мәктәп балалары белән дә һәрчак элемтә тотабыз. Хезмәтебез  артында зур тырышлык ята һәм күп  чыгымнар тотылган. Читтән караганда  җайлы күренсә дә,  җәмәгать туклануы зур җаваплык сорый торган өлкә. Халыкка бик  кирәкле юнәлеш. Инде мәктәп тәмамлаганга 28 ел  узган. Яңадан шул  елларга  кайтасы булса, тагын да күбрәк белем туплар турында уйлар  идем. Бер әйбернең дә иртәгә  кирәге булмас  дигән  фикер белән  яшәргә  ярамый. Мәктәп биргән белем ныклы  нигез,  зур этәргеч.

 

Сез үз юнәлешегезне алдан  шәхсән  планлаштырырга тиешсез.  Барысы  да үзегезнең  кулыгызда. Тормышта агымга  каршы   йөзәргә тырышырга   кирәк.  Моның  өчен нык белем  кирәк,  гомер юлын үткәндә  дөрес  белгечлек  сайлау  мөһим”, – дип  сөйләде  эшмәкәр.

   "Tatarome"  кафесы клиентлар  яулый

Динар Закиров
Динар Закиров

Сабадагы  "Tatarome"  кафесы хуҗасы да 9  ел элек эшен мәшгульлек үзәге аша акча алып башлаган  булган. Хәзер  аның 4 районда  сәүдә нокталары бар.  “Безнең  кафе  күбрәк продукцияне илтеп бирүгә юнәлдерелгән.  Балаларның “Мини Лэнд” күңел  ачу үзәге белән дә эшлибез. Аларның туган көннәре  уздырылганда  хезмәт  күрсәтәбез. Мәктәп балалары белән   килешүләр төзегән бар. Студентларга өстенлек  бирәбез. Эш  сораучылар  булып тора,  уку процессынан  соң килгән укучыларга  каршы түгелбез.   Алар бездән тәҗрибә туплап китә.  ”,– дип  аңлатты кафе хезмәткәре Динар Закиров.

 

 Укучыларның исә үз тормыш  планнары. Сораштырулар аларның нигездә программист, айтишник, МЧС хезмәткәре, төзүче, химик, информатик булырга теләүләрен   күрсәтте. Нинди һөнәр  сайласалар да, яшьләр өчен иң мөһиме — туган җиргә тугрылык һәм хезмәт сөючәнлек, җәмгыятькә лаеклы булу.


Нет комментариев