“Игенче” ҖЧҖ алдынгы хезмәткәрләрен котлады: 170 кешегә премия тапшырылды, казанышлар бәяләнде. Бәйрәм “Алтын балык”та җыр‑бию белән матурланды.
Чакырылган кунаклар арасында «Игенче» җәмгыяте җитештерү алдынгылары һәм әйдәп баручы белгечләре дә бар иде. Аларның игенчелекне үстерү буенча хезмәтләре тантанада билгеләп үтелде. Хуҗалыкның унөч хезмәткәре сәхнәгә чыгып, котлаулар кабул итеп һәм хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ишеттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше "Алтын балык«ресторанында оештырылган иде.
Узган еллардан аермалы буларак, чарада шулай ук терлекчелек бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Авыл хезмәтчәннәре артистларның чыгышын рәхәтләнеп карап кына калмадылар, ә үзләре дә катнашып, җырладылар һәм биеделәр, чын-чынлап җылы һәм бәйрәмчә атмосфера тудырдылар. Чакырылган 170 алдынгы хезмәткәргә «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы акчалата премияләр тапшырды һәм коллективка югары җитештерү нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәм уңышлы үтте!
Нет комментариев