Саба һәм Шәмәрдән балалары Яшел Үзәндәге “Будут корабелы — будут корабли” конференциясендә уңышлы чыгыш ясады: Евгений 1 урын алды, Нурсолтан II дәрәҗә дипломга ия булды.
Сабаның 4нче «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче Низамиев Нурсолтан (җитәкчеләре Мәүләвиева Л. А. һәм Гафурова Л. З.) һәм Шәмәрдәннең 3нче «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче Иванов Евгений Юрьевич Яшел Үзән шәһәренең 30нчы «Кораблик» балалар бакчасында узган «Будут корабелы — будут корабли» III Республика фәнни — тикшеренү конференциясендә катнаштылар.
Алар "Только смелым покаряются моря«секциясе кысаларында үз проектларын якладылар. Евгений 1 урынны алды. Нурсолтан «Тарихка кергән кораблар» номинациясендә чыгыш ясады һәм легендар «Полтава» корабы — Балтыйк флотының Петр I үзе нигез салган беренче линия корабы турындагы тикшеренүне тәкъдим итте. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
Нет комментариев