Нәкъ 30 ел элек, 1989 елның 20 ноябрендә әһәмиятле вакыйга була — БМО Бала хокуклары турындагы Конвенцияне кабул итә.
Декларациядән аермалы буларак, Конвенция аны ратификацияләгән барлык илләр өчен мәҗбүри халыкара килешү булып тора. Конвенциядә 54 статья, алар кешегә туганнан алып балигъ булганчыга кадәр тулы канлы үсеш һәм лаеклы тормыш өчен кирәкле барлык нәрсәләрне җентекләп тасвирлый. Безнең илдә Конвенция 1990 елдан бирле гамәлдә. Бу инде утыз елдан артык Россиядә балалар хокуклары дөнья стандартларына туры килә торган закон яклавында тора дигәнне аңлата.
Бу даталарны һәм документларны белү балаларга үзләрен зур дөньяның бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бу көн аеруча мөһим, чөнки ул аларга үзләренең социаль гарантияләре, торакка, белемгә, медицина ярдәменә хокуклары һәм үз мәнфәгатьләрен яклау ысуллары турында белергә ярдәм итә.
Нет комментариев