Батутта сикерү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге
Район яңалыклары

Батутта сикерү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

Бүген «Каеф»та — батут буенча республика ярышлары: Бөгелмәдән, Яр Чаллыдан, Лениногорсктан һәм Әлмәттән командалар килде.

Әлеге ярышлар республиканың җыелма командасы составына сайлап алу ярышлары булып тора. Ярышларны ачуда Республика физик культура үзәге директоры урынбасары Марина Ивановна Безденежных, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары — Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин катнашты.

Бүген спортчылар индивидуаль сикерү һәм акробатик юл кебек дисциплиналарда ярыштылар, ә иртәгә программаны тагын бер дисциплина — икеләтә минитрамп дәвам итәчәк


Нет комментариев