Байлар Сабасы бистәсе поликлиникасының 6 нчы педиатрия участогында яңа табиб-педиатр — Әскәрова Илүзә Илдар кызы эшли башлады!
Илүзә Илдар кызы — яшь, энергияле, киләчәге өметле белгеч. Ул 2025 елда Казан дәүләт медицина университетын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Мәктәп елларыннан ук табиб булырга хыялланган Илүзә үз максатына ышаныч белән атлаган һәм хыялын тормышка ашырган. Илүзә Илдар кызына җаваплы һәм игелекле хезмәтендә зур уңышлар, һөнәри үсеш, ә аның нәни пациентларына һәм аларның әти-әниләренә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез!
Нет комментариев