Артиллерия көне 1944 елның 21 октябрендә Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә игълан ителә.
Артиллерия көне 1944 елның 21 октябрендә Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә игълан ителә.
Фронтта тамырдан борылыш башлануында дәһшәтле пушка һәм орудиеләрнең роле зур була. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда районыбызның йөзләгән ир-егетләре артиллерист булып хезмәт итә. 1959 елда стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре барлыкка килә. Дәһшәтле корал тупланган частьларга Саба егетләре дә алына. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү хәрби сер булып санала иде.
Шуңа күрә “ракетчиклар” турында язуга табу салынган еллар булды. Ватан алдындагы бурычдарын үтәп кайткан егетләр күп сөйләшмәделәр. “Мин армиягә 1975 елның 15 маенда киттем. Поездга утырттылар да, Киров өлкәсенә алып киттеләр. Кукмарада шоферлыкка Лесхоздан Дамир Насыйбуллин белән бергә укыган идек. Ул икенче частьта хезмәт итте. Учебкада авыр автотехника – “Краз” машинасын йөртергә өйрәттеләр дә, “точка”га эләктем”,– дип сөйләп китте Туктар авылында яшәүче Альберт Нәҗмиев.
“Точка” дигәне ни була?
“Точка” дигәне шул стратегик билгеләнештәге ракета часте була инде. Киров өлкәсе урманнары эчендәге Юрья базасы турындагы мәгълүматны хәзер ачык чыганаклардан табуы җиңел. Ә 1960 елларда ябык поселок турында “Голос Америки” радиостанциясе генә сөйли.
“Хәзер ул точка юк инде. Сөйләсәң дә була. Мин ракеталар өчен “Краз”да 400 атмосферага кадәр тутырылган азот баллоннары йөрттем. Ул соплодан ягулыкны кудырып чыгару өчен кирәк. Кайбер җир өсте ракеталарын очыруга әзерләү 4 сәгатьтән артык вакыт ала иде. Хезмәт итүемнең икенче елында җир өсте ракеталарын башка дивизионнарга таратттылар. Дамир Насыйбуллин аларны озатуда катнашкан. Әйтергә кирәк, Сабабаштан Нурислам Шәмәнов та шунда хезмәт иткән. Миннән бер ел алданрак килгән, башка частьта булганлыктан, без очрашмадык.”,– диде Альберт Нәҗмиев.
Тормыш принцибы турында
Хәрби хезмәттән соң ул “Октябрь” колхозында армиягә кадәр эшләп киткән машинасына утыра. Гомер буе шушы һөнәренә тугры кала.
“Рульдә 2002 елга кадәр йөрдем. Бер елны колхозга “МАЗ” машинасы кайтты. Шоферлар, сиңа бирәчәкләр, диләр. Ә яңа автомобильгә минем чират җитмәгән. Җитәкче Әсгать Локманов чакырды да, утырасың булгач утырасың, диде. Шунда 12 ел йөрдем. Ни аяныч, 2002 елда язгы чәчүдә машинадан кул ычкынып китеп, башым белән җиргә килеп төштем. Хастаханәләрдә озак дәваландым. Шулай да бүген әйтсеннәр, юлга чыгарга әзер мин“,– ди ул. Тормыш принцибы да шундый: булдыра аламмы-юкмы дип тормаска, мин моны булдыра алам дип тотынырга!
Шуны раслап, Оренбургта хезмәт иткән улы Фидаил янына хәрби ант биргән вакытта да һәм армиядән запаска җибәрелгәч, алырга да машина белән бара. Менә 1991 елгы шул улы хәзер махсус хәрби операциядә катнаша. Иң беренче төркем белән 2022 елның сентябрендә үк киткән.
“Баҗайнын улы Рашат Нургалиев белән бергә алдылар. Донецк ягында хезмәт итә, “КамАЗ”да хәрби техника өчен бензин ташый. Бик хәтәр хезмәт. Командирлары, машинагыз яна башласа, үзегезне коткару ягын карагыз, дип әйтә ди. Алла сакласын инде, берүк. Быел соңгы ялга февральдә кайткан иде. Авылдашыбыз, СВО волонтеры Фидәил Сәйфетдиновның гуманитар йөкләр илтәсе булса, посылкаларны улыбызга шуның аша биреп җибәрәбез. Инде сугыш бетеп, барысы да бөтенләйгә кайтсыннар иде”,– дип сүзен тәмамлый Альберт Нәҗмиев.
Алар өч ул үстергәннәр. Бик игелекле егетләр. Уртанчысы Рәшит әтисенә, иске машинада йөрмәсенгә, яңа “Гранта” автомобиле дә алып биргән. Янәшәдә кызыл кирпечтән яңа йорт та калкып чыккан. Ике улларын өйләндерәселәре бар. Ә Фидаилне тормыш иптәше Алисә көтә.
Фәнил Мәүлетов.
Нет комментариев