Татарстанда гриппка каршы 400 меңнән артык кеше прививка ясаткан
Яңалыклар

Татарстанда гриппка каршы 400 меңнән артык кеше прививка ясаткан

Казанда 402,3 меңнән артык кеше, шул исәптән 138,9 меңнән артык бала гриппка каршы вакцина ясаткан.

Казанлылар әлеге прививканы яшәү урыны буенча билгеләнгән поликлиникада 1 декабрьгә кадәр ясата ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Узган ел белән чагыштырганда быел башкалада кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны арткан, әмма әлеге күрсәткеч эпидемия чигеннән 43,1 процентка түбән кала.

12—18 октябрь көннәрендә авыручылар аеруча күп булган. Хәзерге вакытта да аларның саны арта — әлеге күренеш мәктәп каникуллары тәмамлану белән бәйле, дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы. Белгечләр фаразлавынча, декабрьдә респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының тагын да артуы көтелә. Гыйнвар иң авыр айларның берсе булачак.

Исегезгә төшерәбез, укучылар, мәгариф һәм медицина оешмалары, шулай ук сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкә предприятиеләре хезмәткәрләре, башка затлар грипп йоктыру куркынычы зур булган төркемгә керә. Аларның барысы да үзләренең һөнәри эшчәнлекләре буенча күп санлы кешеләр белән элемтәдә тора.

Кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре күзәтелгән очракта, шәһәр халкына үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә, иң яхшысы табибны өйгә чакырту, ди белгечләр. Шулай ук һәрдаим кулларны юу, иммунитетны ныгыта торган ризык куллану сорала.


Нет комментариев