Байлар Сабасыны төзекләндерү өчен: үзара салым җыю 2027 елда
Район яңалыклары

Байлар Сабасыны төзекләндерү өчен: үзара салым җыю 2027 елда

Хөрмәтле Байлар Сабасы халкы! Бистәбездә 2027 елга гражданнарның үзара салым акчасын җыю мәсьәләсе буенча халык җыеннары уза.

Җыеннар барышында катнашучылар һәр балигъ булган кешедән 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыю тәкъдимен ачык тавыш бирү юлы белән хуплау яки хупламау турында карар кабул итәләр. Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр үз хезмәткәрләре өчен җыеннарны турыдан-туры эш урыннарында үткәрү турында гариза бирә алалар.

Җыелган акчалар Байлар Сабасы бистәсен төзекләндерүгә, яшәү өчен тагын да уңайлырак һәм матуррак итүгә юнәлдереләчәк. Үзара салым акчалары халыкның көндәлек тормышын яхшыртуга, һәркем файдалана алачак уңайлыклар булдыруга тотылачак.


Нет комментариев