Көзге салкыннар җитү белән татар авылларында борын-борыннан күркәм бер йола — «Каз өмәсе» үткәрелгән. Бу көнне туганнар, дуслар, күрше-күлән бергә җыелып, кышка каз ите әзерләгәннәр.
Ә күмәк эш һәрвакыт җыр-моң, уен-көлке, шаян сүзләр белән үрелеп барган. 15 ноябрь көнне Явлаштау авылында, Балтачевлар гаиләсендә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, «Каз өмәсе» йола-бәйрәме үткәрелде. Өмәгә йорт хуҗалары Шәкүр абый белән Оркыя апа алдан ук җентекләп әзерләнгәннәр. Бәйрәмдә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, шулай ук «Канәфер» фольклор коллективы катнашты. Каз йолку барышында уңган апаларыбыз җитезлектә, осталыкта ярыштылар, бер-берсен шаян сүзләр белән көлдерделәр, күңелле җырлар башкардылар.
Өмә гөрләп торды, һәркемнең йөзендә елмаю балкыды. Бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе — казларны чишмәгә алып төшү йоласы булды. Казларны көянтәләргә асып, өмәчеләр җырлый-җырлый чишмәгә юл тоттылар. Алдан барган Оркыя апа, йортта бәрәкәт, муллык булсын, киләсе елда да казлар күп үрчесен дигән изге теләкләр белән, юл буена каз каурыйлары сипте. Ә Рафаэль абыйның гармун моңнары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде! Гармун тавышына кушылып җырланган дәртле җырлар авыл урамнарын яңгыратты.
Эшләр тәмамлангач, барлык катнашучылар һәм кунаклар мул табын артына җыелды. Кунакчыл Оркыя апа барысын да тәмле коймаклар, чәкчәк, бәлешләр, каз шулпасы һәм каз итеннән пешерелгән зур бәлеш белән сыйлады. Җыр-моң, такмаклар, җылы аралашу белән үрелеп барган бәйрәм Балтачевларның кунакчыл йортында озак дәвам итте.
Нет комментариев